Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә яз хәбәрчеләре йөри

Авылнын админстратив бинасы яныннан үтеп барганда,күзем каен башындагы узган елгы оялары өстендэ утырган каргаларга төште.Абау,буген бит әле февральнең 28е генә,кош ае "28февральгә кадәр кара каргалар килсә,кар тиз эриячәк,яз иртә киләчәк,"-дигән сузлэр дөрескә чыга ахры. Кара каргалар тормышы кеше тормышы белән тыгыз бәйләнгән.Алар калын урман эчләрендә түгел,ә торак пунктларга якын урман...

Авылнын админстратив бинасы яныннан үтеп барганда,күзем каен башындагы узган елгы оялары өстендэ утырган каргаларга төште.Абау,буген бит әле февральнең 28е генә,кош ае "28февральгә кадәр кара каргалар килсә,кар тиз эриячәк,яз иртә киләчәк,"-дигән сузлэр дөрескә чыга ахры.

Кара каргалар тормышы кеше тормышы белән тыгыз бәйләнгән.Алар калын урман эчләрендә түгел,ә торак пунктларга якын урман кырыйларыеда,авыл эчләрендәге,су буйларындагы агачларда оя коралар.Соңгы вакытларда алар шәһәрләрне дә үз итә башладылар.Сквер,паркларда тереклек итүче карга -козгыннарның,ни сәбәптәндер,кешеләргә һөҗүм итү очракларын экраннардан еш күрсәтәләр.Хәтта каргаларның бер өлеше күчмә булудан туктап,шәһәр җирләрендә утрак тормышка күчә баралар.

Кара каргалар чыпчыклар отрядына керәләр һәм анда бер семьялык тәшкил итәләр.Бу семьялыкка шулай ук саескан,чәукә,урман саесканы(сойка),эрбет чыпчыгы,күкшә,кызыл борынлы альп каргасы,ала карга,козгын да керә.Ала карга аклы-каралы һәм кара төстәгеләргә буленә,козгын(ворон) кара каргадан эрерәк,анын шикелле үк чем кара төстә,үзенә хас шомлы кычкыруы белән аерыла.Кара карга халыкның яраткан кошы.Ул М.Горькиның давыл хәбәрчесе шикелле горур очмаса да,аның шикелле революцияне,кан коелуны тугел,ә матур,мәрхәмәтле яз килүен хәбәр итә.

Кара каргалар килүе сыерчыклар шикелле үк кеше күңелендә уңай эмоцияләр тудыра.Рус рәссамы Алексей Саврасовның 1871 елда иҗат иткән "Каргалар килде" дигән мәшһүр картинасын кем генә белми,аның белән кем генә гозурланмый икән!?

Кара каргалар бөтен нәрсәне ашыйлар. Көчле томшыклары белән җирдә казынып андагы суалчаннар,бөҗәк личинкалары белән тукланалар,кор тычканнарын да яратып ашыйлар.Язын карга ояларында үлгән тычкан гәүдәләрен еш очратырга мөмкин.Үләнчел ризыктан да баш тартмыйлар.Язын чәчелгән,җирдә бүрткән,шыта башлагын орлыклар,бигрәк тә борчак,кукуруз аларның яраткан азыклары.

Кара каргалар төньяк районнарда күчмә,көньяк районнарда утрак тормыш алып баралар.Алар агачларда зур колонияләр булып оя коралар.Күп оялардан торган зур калонияләр унар ел саклана.Оя кору өчен каргалар агач ботаклары, салам,мүк,үлән сабаклары,бау, камыш кебек материаллардан файдаланалар,хәтта метелл чыбык кисәкләрен дә үз итәләр.Карга елга бер тапкыр 3-7 йомырка сала,16-20 көннән бәбиләр чыга,30 көннән инде аларны әниләре очарга өйрәтә башлый.

Кара каргалар маймыллар шиклле бик зирәкләр. Маймыл таяк белән югарыдан җимешләр бәреп төшерергә, койма артынннагы кулы җиттмәгән ашамлыкны таяк белән тартып китерергә,буе җитмәсә табуреткадан файдаланарга һ.б. сәләтле. Мондый зиһен кара каргаларда да бар. Алар су буйларындагы ике капкачлы моллюска - беззубканың капкачын ача алмасалар,аларны югарыдан ташлы урынга ыргыталар. Таза томшыкларына капкан таяклар ярдәмендә дә алар катлаулы хәрәкәләр ясарга сәләтлеләр.

Кара каргаларның килуе без малайлар өчен зур вакыйга була иде. Каргалар авыл зиратындагы биек чыршы, нарат, усак ,каен кебек агачлар башларында купләп оя коралар ,зират алар тавышыннан шаулап тора. Сугыштан сонгы авыр еллар. Безнең өстә кырык ямаулы кием. Без биек агач башларына карга йомыркаларын җыярга үрмәлибез. Авызга йомырка тутырган баш киемен кабып ,агач башыннан төшеп киемнәребезгә карыйбыз ,аларда җыртык урыннарны кургәч ,безнең карга йомыркасы җыю шатлыгы шартлап сүнә. Өйдә әнидән орыш ,кыен эләгә. Киемнәрдәге ямаулар саны тагын да арта төшә. Карга йомыркалары безгә ашарга түгел ,ә тамаша ясау өчен кирәк. Кичләрен аларны клубта сиздерми генә яшьләрнең кесәләренә ,баскыч төбендәге галош ,башмаклар эченә салабыз. Алар сытылгач ,кызларның чырылдап кычкырулары,егетләрнең 3 - 4 катлы итеп сүгенүләре безгә кызык. Без рәхәт чигәбез. И ,җүләр чаклар.

Безнең авылда сугыш ахырында ,сугыштан соңгы елларда сугыш ятимнәре өчен балалар йорты эшләне. Без - авыл малайларына караганда ,алар чагыштырмача тук яшәделәр.Детдом тормышының бертөрлегеннән туепмы ,әллә кайчандыр йомырка тәбәләре ашаткан әти - әниләрен юксыныпмы ,тук детдом малайлары зиратка таба ,тоз , май алып килеп , учак ягып карга йомыркаларыннан тәбә кыздырып ашыйлар ,без гаңәпләнеп карап тора идек. Ашау турында сүз чыккач ,әйтеп китим инде , 19 гасыр ахырындагы Германия , Украинаның ярлырак халкы карга итен яратып ашаган ,Германиядә карга түшкәләрен зур кисмәкләргә тозлап та куйганнар.

Безнең малайлык чоры каргалар белән тыгыз бәйләнгән. Колхоз тракторы яз көне узган елгы бәрәңге җирен сукалаганда ,аның артында бер көтү бала - чага ,бәрәңге җыя ,кара каргалар бездән бер тамчыда курыкмыйча безнең тирәдә яңгыр чуалчаннары чүпли. Кыш ,яз айларында пычракта батып ,мәктәп подвалында торф - черемә чулмәкләр сугабыз. Вакыты җиткәч аларга чәчелгән кукуруза колхоз басуына квадратлап - очлап утыртыла. Купме хезмәт!.. Кукуруз тишелә башлагач ,6 - 7 сыйныфларда укучы балалар белән карга көтуе арасында чын "сугыш" башлана. Колхоз бригадиры складтан безгә ау мылтыгы ядрәсез потроннар алып бирә. Без басуга чыгып шарт - шорт атабыз. Каргалар куркып басуның икенче башына очалар , анда борып мылтык шартлатсаң - бу башына. Акрынлап каргаларда мылтык иммунитет туа ,алар инде синең мылтыгыңны бар дип тә белми ,узләренең кара эшләрен дәвам итәләр. Без җиңеләбез.

Ядрәсез мылтык инде безне канәгатьләндерми: кадак кисеп, кургаш таба алсак, аны вак итеп кискәләп, ике таба арасында тәгәрәтәбез. Чын ядрәләр барлыкка килә. Без кукуруз басуында "җиңелгән" өчен каргалардан реванш алабыз,аларны агач башларыннан атып төшерәбез. Безнең борын күтәренке,күңел горурлык хисе белән тула, без үзебезне ул вакыттагы совет киноларындагы фашистларны уңлы-суңлы кырып йөргән чын кызылармеец кебек хис итәбез. Чөнки безнең кулда чын мылтык!

Хәзер уйлап утырам да,гаҗәпкә калам. Борын асты да кипмәгән малайлар кулына чын мылтык биреп чыгарырга колхоз агайлары ничек курыкмадылар икән?! Без акыллы булганбызмы, әллә безне фәрештәләр саклаганмы- ул бу булмады тагын.

Күп еллар узып,колхозлар минераль ашламалар,төрле агулы химикатларны күпләп кулланып,нәтиҗәдә югары, ләкин зарарлы икмәк җитештерә башлагач,зират белән янәшә колхоз галәмәт зур аммиак багы монтажлап куйды. Аңа Арчадан ташып ел буе аммиак тутыралар, яз,җәй көннәрне бактан агызып алып басуларга кертәләр. Зиратның аммиак багы урнашкан башында агачлар корыды. Каргалар да,бу хурлыкны күтәрә алмыйча,зиратны калдырып киттеләр. Аммиак багын сүтеп алганга дистә еллар узса да,каргалар зиратка әле дә кайтмыйлар.

Каргаларга кырын карау дәвам итә. Карга тавышы эшләргә комаучаулый, дип административ здание каршындагы, карга тавышы балаларга укырга комачаулый,дип мәктәп каршындагы зифа каеннарны кисеп юк иттеләр. Су буендагы агачларга оялаган каргаларны да мылтык белән куркытып биздереп бетерделәр. Кая барырга тиеш соң ул кошлар?! Урысларда шундый әйтем бар: "Әгәр дә кара каргалар ояларын ташлап китсәләр-бәлә буласын көт тә тор. Семьяда нәселне дәвам итүче тумаячак." Мондый сүзләр буш урында барлыкка килми...

Кара каргаларга карата караш әле түзәрлек. Яшелчә бакчаларында яшь үсентеләрне йолку,саесканнардан күреп кетәклектән тавык йомыркалары урлау,көз көне агачларда өлгереп җиткән иң тәмле алмаларны чукып йөрү кебек шаянлыклары булса да,зарарлы бөҗәк личинкаларын,кортларны,тычканнарны юк итүләре белән алар табигатькә зур файда да китерәләр.

Баларын очарга өйрәткәч,каргалар авыл тирәсеннән бераз югалып торалар. Көз башында алар,кара болыт шикелле,кычкыра-кычкыра күк йөзен иңлиләр,ерак юлга чыгар алдыннан канат ныгыталар. Өй түбәләрен,телевизор антенналарын сырып алалар. Көзнең бер көнендә,кыр казлары,торналар шикелле көндезләрен кешегә күренеп түгел,тавыш -тынсыз гына көньякка китеп тә баралар. Авыл тынып,моңсуланып кала...

Ә козгыннарны күп кеше яратмый. Сәер тавышлар чыгарып очып йөрүләре, агач башларыннан ямьсез тавыш белән кычкырулары куңелгә шом сала. Козгын кычкыруы бәлә килүне белдерә,ди халык. Козгонның үләксәләр тирәсендә чуалуы да,аның тискәре сыйфатларын арттыра кебек.

Табигатьтән кошлар иерархиясендә һәрбер кошның: яз хәбәрчесе кара каргының да,чебиләрне ала дигән яман атлы ала карганың да ,йомырка урлаучы,хатын-кыз кебек ялтыравыклы тәтиләргә кызыгучы,гайбәт таратучы саесканның да,безне шомландыручы козгынның да үз урыны бар. Кошлар белән саграк кылансак иде.

Кара каргалар алып килгән быелгы яз бәлә-казалар алып килмәсен, матур,җылы көннәре,яз кояшы белән безне куандырсын иде.

Хәере белән кил, яз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев