Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә юеш кар ява

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 22 мартта, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнлә аязучан болытлы булыр дип көтелә. Синоптиклар республикада кар, юеш кар явуын фаразлый. Урыны белән явым-төшем көчле булачак. Аерым районнарда буран чыга, юлларда бозлавык саклана. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 22 мартта, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнлә аязучан болытлы булыр дип көтелә.

Синоптиклар республикада кар, юеш кар явуын фаразлый. Урыны белән явым-төшем көчле булачак. Аерым районнарда буран чыга, юлларда бозлавык саклана.

Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Татарстанда һава температурасы төнлә - 3-8, аязган вакытта - 13 градуска кадәр түбән төшә. Көндез исә 2 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылыта. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил булачак.

Әтнәдә дә иртәдән юеш кар ява. Төнлә - 5-8 градус салкын булса, көндез 1 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылыта. 24 мартка каршы төндә бераз кар, юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Урыны белән буран чыгу, җилнең көчәю ихтималы да бар. Һава температурасы 1-6 градус салкын булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев