Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашулар дәвам итә

ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге хезмәткәрләре белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган махсус очрашу үткәрде.

- Без - юл хәрәкәте белән бәйле погонлы хезмәткәрләр, еш кына бергә эшләргә туры килә. Шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә, беренче чиратта үзебезгә үрнәк булу кирәк, - дип башлады сүзен ЮХИДИ инспекторы.

Аларның иң мөһимнәрен искә алып узды. Машина руленә спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утыру, куркынычсызлык каешын такмаган килеш йөрү - иң киң таралганнары. Әйтик, 2012 елны район юлларында 123 исерек тоткарланган булса, узган елны 84 исереккә административ протокол төзелгән. 30 мең сум күләмендәге штрафтан тыш, эвакуатор өчен түләргә кирәк. "Права"дан да мәхрүм итәләр. Ни кызганыч, бездә балаларны махсус утыргычсыз йөртүчеләр дә күп әле. Тагын бер куркыныч төре, "Ярамый" билгесе була торып, алдагы техниканы узарга теләп каршы як полосага чыгу белән бәйле. Беренче тапкыр 5 мең сум теләп котылсаң да (ә аның монысы да күп), икенче тапкыр 1 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр. Инспектор боларның һәрберсенә игътибар итәргә чакырды.

Ә гомумән алсак, кызыксынучылар күп иде: сораулар күп яңгырады монда. Мәсәлән, машиналарның көндезге уты буенча... "Закон нигезендә "противотуманка" яки көндезге ут янырга тиеш!" Тагын бер сорау махсус сигналлар буенча иде. "Махсус сигналны кабызу юл кагыйдәләрен санламыйча барырга ярый дигән сүз түгел. "Юл йөрү кагыйдәләре"нә күз салыгыз. Анда, "Башта башка машиналарның сезгә юл бирүләренә төгәл ышанырга", диелгән. Димәк, кагыйдәләрне төгәл үтәү кирәк. Ә ул Олы Әтнәдә дә сатыла, нибары 35 сум. Арчада бөтенләй дә 15 сум гына. Алыгыз, укыгыз, танышыгыз", - диде инспектор. Шунда ук бер яңалык белән дә таныштырды. Хәзер юл йөрү кагыйдәләрен бозучыны фото яки видеога төшереп ЮХИДИ бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була икән...

Юл кагыйдәләрен бозучылар белән көрәшүче оешмаларның үз араларында тәртип салырга маташулары бик уңай күренеш. Бу соңгысы булмас, мондый очрашулар башка оешмалар белән дә дәвам итәр, диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев