Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ЮХИДИнең “Кышкы каникуллар”ы чаралары

Татарстан Республикасында «Кышкы каникуллар» исемле профилактик чара уза.

Исеменнән үк аңлашылганча, биредә төп басым укучы балалар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләренә каршы эшчәнлек турында. ТР буенча Дәүләт автоинспекциясенең әти-әниләрдән балаларның юл йөрү куркынычсызлыгына җитди карашта булуларын таләп итүләрен аңларга була. Саннар шуны дәлилли. Быел 11 айда балалар катнашында 564 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 14 бала һәлак булып, 611 бала тән җәрәхәтләре алган...

Республикада бу чорда, 11 гыйнварга кадәр Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча эшчәнлеген катгыйландыра. Аеруча балалар ташучы, җәяүлеләргә юл бирмәүче транспортлар күз уңында булачак.

Шул ук вакытта 30 декабрьгә кадәр "Бала - төп пассажир!" исемле профилактик чара уза. Биредә юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре балаларны махсус креслоларда йөртмәгән йөртүчеләрне ачыклыйлар. ЮХИДИ постлары мәгариф оешмалары янында эшләячәк.

Моннан тыш, "Кышкы каникуллар" кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре укучы балалар өчен "куркынычсызлык инструктажлары" уздыралар, ата-аналар җыелышларында катнашалар. Урам-юл челтәре халәтен дә тикшерәчәкләр.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев