Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә юл һәлакәтләре ешайды

Соңгы вакытта ресублика юлларында да юл һәлакәтләре көн саен диярлек булып тора. Кызганычка каршы, район юлларында да шул ук хәл күзәтелә. Әйләнгеч юл, ягъни Арча чатында булган юл һәлакәтендә ике машина бәрелешә. Нәтиҗәдә биш кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алалар. Сәбәбе - бер шоферның икенчесенә юл бирмәве. Күшәр авылы чатындагы...

Соңгы вакытта ресублика юлларында да юл һәлакәтләре көн саен диярлек булып тора. Кызганычка каршы, район юлларында да шул ук хәл күзәтелә. Әйләнгеч юл, ягъни Арча чатында булган юл һәлакәтендә ике машина бәрелешә. Нәтиҗәдә биш кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алалар. Сәбәбе - бер шоферның икенчесенә юл бирмәве. Күшәр авылы чатындагы юл һәлакәтендә дә ике машина бәрелешә. Сәбәбе ике машина арасында тиешле аралакнының сакланмавы. Ә менә Чишмәле Сап авылы юлындагы һәлакәттә дамба астына тәгәрәгән "УАЗ" машинасының шоферы тиешле тизлекне саклап бетерми. "Һава торышы бик начар, яңгырлар гел явып тора, асфальт юл бик еш. Шулай ук юл кырыендагы пычраклар да асфальтка чыкты. Аларның да юл һәлакәтенә сәбәпче булырга мөмкиннәр. Шуңа да юлларда сак булыгыз. Тиешле тизлекне саклагыз", - дип кисәтә районыбызның юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Фәнил Муллагалиев.

Узган атнаны исерек килеш руль артына утырган ике шофер тоткарланган. Кызганычка каршы, әлеге шоферның берсе юл һәлакәте дә ясаган. Хөрмәтле шоферлар, штрафлар бик кырыс, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев