Әтнәдә юл билгеләре куялар
/ Кичә игътибар иткәнсездер Олы Әтнә авылының үзәгендә безгә ятрак булган машиналар, бер төркем кешеләр кайнашты. Болар - "Волгадорстрой" оешмасы хезмәткәрләре. Алар дәүләт программасын тормышка ашырып, район үзәгенә 47 юл билгесе куярга килгәннәр. "Беренче көнне 14 билге куйган идек, икенче көнне төшкә 10 билге куеп өлгердек", - ди мастер-прораб Айнур...
/
Кичә игътибар иткәнсездер Олы Әтнә авылының үзәгендә безгә ятрак булган машиналар, бер төркем кешеләр кайнашты. Болар - "Волгадорстрой" оешмасы хезмәткәрләре. Алар дәүләт программасын тормышка ашырып, район үзәгенә 47 юл билгесе куярга килгәннәр. "Беренче көнне 14 билге куйган идек, икенче көнне төшкә 10 билге куеп өлгердек", - ди мастер-прораб Айнур Әхмәтов.
Карап узарга гына җиңел, шушы эсседә юл читендәге каткан балчыкны 60 см тирәнлектә казып төшәргә кирәк, монысы кул белән көрәк тотып казыла, шуның өстенә билге куелган багананы утыртырга кирәк. "Торбасын озын килеш алып киләбез, кирәгенчә монда кисәбез. Билге белән җир арасы 2 метр да 20 см булырга тиеш, утырткач тагын тиешенчә катырып куябыз", - диләр эшләүче егетләр.
Ә куелырга тиешле урынны авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов белән сөйләшеп, ул кушканча эшлиләр.
"47 билгенең 25е олы юл янәшәсендә куела, 22се башка урамнарда була. Моннан тыш Олы Әтнәдә дәүләт программасы нигезендә 4 җиргә 6 "Лежащий полицай урнаштырылды. Берсе - "ГОССТРАХ" бинасы каршында , анысы киң, мәктәп каршына икене, балалар бакчасы каршына икене, техникум каршына берне урнаштырдык", - дип ачыклык кертте Ренат.
Имин йөрергә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев