Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә юл һәлакәтендә вафат булучыларны искә алдылар

2005 елдан Берләшкән Милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән ноябрьнең соңгы якшәмбесе юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу датаны билгеләп үтү юктан гына барлыкка килмәгән. Дөньяда көн саен барлыгы 3 мең кеше юл һәлакәте нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлаша, 100 мең тирәсе кеше шуның нәтиҗәсендә җитди...

2005 елдан Берләшкән Милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән ноябрьнең соңгы якшәмбесе юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Бу датаны билгеләп үтү юктан гына барлыкка килмәгән. Дөньяда көн саен барлыгы 3 мең кеше юл һәлакәте нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлаша, 100 мең тирәсе кеше шуның нәтиҗәсендә җитди травмалар ала. Бу - ел саен 1,3 миллион кеше үлә һәм 50 миллион кеше тән җәрәхәтләре алу нәтиҗәсендә инвалид булып кала дигән сүз. Бик куркыныч саннар. Алар артында күпме кешенең күз яше, йөрәк ярасы, күңел рәнҗеше - котың очарлык.
Юл һәлакәтләре 15-25 яшьлекләрнең үлеменә китергән иң беренче сәбәпләрнең берсе. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы күзаллавынча, 2020 елга юл һәлакәтләре нәтиҗәсендә алынган травмалар үлемгә китерүче йөрәк- кан тамыры һәм онкология авыруларыннан соң, өченче сәбәп булып торачак.
Әнә шул куркынычны булдырмау һәм укучыларның, яшүсмерләрнең, гомумән һәркемнең юлларда уяу булуларын тәэмин итү максатыннан оештырылган акция Олы Мәңгәр урта мәктәбендә дә зурлап билгеләп үтелде. Чараны мәктәп директоры Гөлия Мөхәммәтшина ачып җибәрде. Ул бу көннең нинди әһәмияткә ия булуына тукталып узды, юлларда һәркемнең игътибарлы булуы кирәклегенә басым ясады. Укучылар тарафыннан әзерләнгән "Сак булыгыз зур юлларда" видеоролигын залдагы укытучылар да, укучылар үзләре дә тын да алмый карадылар. Кызганыч, юлларда хәлләр бүгенге көндә бик шәптән түгел. Укучылар әнә шуны аңлап, йөрәкләре аша үткәреп бик кызыклы материал әзерләгәннәр. Очрашу ахырында Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәметов та әлеге акциянең төп максаты турында сөйләп китте, юллардагы фаҗигаләрнең ни сәбәпле килеп чыгуына, аларны булдырмау өчен нәрсәләр эшләргә кирәклегенә тукталды. " Яшьләр юлларда аеруча куркыныч зонага керә. 2017 елның 10 ае эчендә юл һәлакәтендә барлыгы 310 кеше үлгән. Шулардан 48 е - 18-25 яшьлекләр. Бу юл һәлакәтендә вафат булучыларның һәр алтынчысы 25 яшькәчә булучылар икәнлекне аңлата.", - диде ул. " Шул ук вакытта 10 ай эчендә 12 пассаҗир бала вафат булган. Менә монысы бигрәк тә аяныч. Балаларны махсус утыргычларда йөртү кирәклеге турында һәрдаим әйтеп торабыз. Әйе, мондый утыргычлар бл һәлакәтен булдырмый кала алмас, әмма баланы үлемнән алар саклап кала ала", - дип тә өстәде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев