Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә законсыз рәвештә спиртлы эчемлек сатканнар

Бергәләп эшләүнең уңай нәтиҗәсе Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы мобиль төркем составында, законсыз алкоголь әйләнешне һәм составында спирт булган продукцияне ачыклау һәм кисәтү максатыннан рейдлар уздыра. Шул уңайдан Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлек җитәкчесе Ленар Вафинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. - Ленар Харисович,...

Бергәләп эшләүнең уңай нәтиҗәсе
Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы мобиль төркем составында, законсыз алкоголь әйләнешне һәм составында спирт булган продукцияне ачыклау һәм кисәтү максатыннан рейдлар уздыра.
Шул уңайдан Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлек җитәкчесе Ленар Вафинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Ленар Харисович, Әтнә районында рейдлар уздымы? Рейд барышында закон бозу очраклары теркәлмәдеме?
- Агымдагы елның 1 гыйнварыннан 15 мартына кадәр администрация хезмәткәрләре, эчке эшләр бүлеге белән берлектә рейдлар узды. Рейдлар барышында закон бозу очраклары теркәлде. 15 февраль көнне Олы Әтнә авылының Бәдри Җиһаншин урамы юлында махсус федераль марканың гамәлгә кертелгән үрнәге, шулай ук тиешле мәгълүматлары, товарны озата барган документлары булмаган алкоголь продукция алып барганда гражданин Сибгатуллин Н.Р. тоткарланды. Һәм аннан 3.5 литр легаль булмаган алкоголь продукция алынды.
Шулай ук рейдлар барышында өйдә эшләнгән, сос­тавында спирт булган продукция сату факты теркәлде. Дусым авылындагы Ш. И.ның шәхси хуҗалыгыннан 11.0 литр легаль булмаган продукция алынды.
Бүгенге көндә бу ике факт буенча да административ тикшерүләр бара.
Суррогат алкоголь һәм составында спирт булган продукция сату фактлары хакында 8(84366) 3-22-69 "кайнар линия"гә шалтыратып әйтә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев