Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә законсыз спиртлы эчемлекләр сатучылар тоткарланды

Законсыз спиртлы эчемлекләр сатсаң - җавап бир Законсыз рәвештә кеше сәламәтлегенә зыян китерә торган спиртлы эчемлекләр сатучыларга карата чаралар елдан-ел катгыйланса да, районыбызда андыйлар да юк түгел . Бу уңайдан Әтнә полиция бүлекчәсе башлыгы ярдәмчесе эчке эшләр майоры Илшат Габделнур улы Баязитов менә ниләр сөйләде. - Икенче ай дәвамында районыбызда...

Законсыз спиртлы эчемлекләр сатсаң - җавап бир Законсыз рәвештә кеше сәламәтлегенә зыян китерә торган спиртлы эчемлекләр сатучыларга карата чаралар елдан-ел катгыйланса да, районыбызда андыйлар да юк түгел . Бу уңайдан Әтнә полиция бүлекчәсе башлыгы ярдәмчесе эчке эшләр майоры Илшат Габделнур улы Баязитов менә ниләр сөйләде. - Икенче ай дәвамында районыбызда законсыз рәвештә спиртлы эчемлекләр сату очракларын хокук саклау органнарына хәбәр итү өчен "кайнар челтәр" телефоннары эшли башлады. Район прокуратурасына 2-15-60 һәм полиция бүлекчәсенә 2-15-75 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кыска гына вакыт эчендә битараф булмаган кешеләрдән сәламәтлеккә зыян китерә торган спиртлы эчемлекләр сату турында шактый гына хәбәрләр керде. Прокуратура һәм полиция бүлекчәсе белән бердәм тикшерү нәтиҗәләре нигезендә, әлеге мөрәҗәгатьләрнең күбесе расланды. Закон таләпләрен бозу очраклары шәхси эшмәкәрләр тарафыннан да, гади халык ягыннан да күзәтелә. Берничә мисал: Олы Әтнә авылында шәхси эшмәкәр 171 номерлы Федераль Закон таләпләрен бозып, спиртлы эчемлекләр сату вакытын бозып, көндезге сәгать 9.00дә сыра сатты. Хуҗалыктан спиртлы эчемлекләр турындагы хәбәрләр дә расланды. Спиртлы эчемлекләр сату турындагы законны бозган өчен гражданнарга 3 мең сумнан алып 5 меңгә хәтле административ штраф каралган. Ә инде ел дәвамында берничә тапкыр сәламәтлеккә зыян китерә торган спиртлы эчемлекләр сатып тоткарлынучылар җинаять җаваплылыгына тартылачак. .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев