Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдәге бабаларым – минем горурлыгым

Язлар белән бергә җир йөзенә Бөек Җиңү килә. Бу көнне Бөек Ватан сугышында катнашучылар шатлыклы күз яшьләре белән каршы алалар. Аларның оныклары - без дә бу көнне шулай каршы алабыз. Быел күңелләрне шатландырып, хатирәләрне яңартып Җиңүнең 70нче язын каршы алачакбыз.

Без бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Безнең Югары Сәрдә авылыннан да сугышка бик күп ирләр китә. Алар арасында минем карт бабаларым да бар. Алар - Сираҗиев Хәнәф Җамали улы, Шакиров Мөбарәк Шакир улы, Закиров Хөснетдин Закир улы. Бабаларым туган илне саклау өчен үзләрен аямыйлар. Батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнеп, исән-сау туган җирләренә әйләнеп кайталар.

Карт бабам Мөбарәк 1909 елда гаиләнең бишенче баласы булып дөньяга килә. Сугыш башланыр алдыннан карт бабамны бертуган абыйсы белән бергә Суслонгердагы хәрби әзерлек лагерена алып китәләр. Әзерлек каты һәм авыр режимда барган. Бабам фронтка шуннан китә. Анда батырларча сугыша, нык яраланып хәрби госпитальдә дәвалана: уң кулы һәм башы яралана. Карт бабам госпитальдә 3 ай ята, гарипләнеп, бер кулсыз туган авылына кайта. Авыр сугыш елларында туган авылына, гаиләсенә булышырга теләп, колхозга яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасына каравылчы булып эшкә урнаша. Хәер, тылдагыларның барысы да Җиңү өчен бар тырышлыгын куеп хезмәт итә. Без - киләчәк буын матур яшәсен өчен күпме абыйлар, бабайлар үзләрен корбан иткәннәр. Безнең бурычыбыз - халыкның ул еллардагы батырлыгын онытмыйча, бездән соңгы буыннарга тапшыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев