Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдәге бер мәктәптә карантин бетте

Мәктәптә карантин бетте Түбән Көек мәктәбенең карантинга ябылуы хакында хәбәр иткән идек. 4 марттан мәктәп гадәти режимда эшли, укучылар укый башладылар. «Карантин көннәрендә укучыларның өйләрендә булып, хәлләрен белешеп, барлап тордык. Бүгенге көндә мәктәптә ике генә укучы юк, калганнары сәламәт», - дип хәбәр итте Түбән Көек мәктәбе директоры Сөмбел Кадимова. «Башка...

Мәктәптә карантин бетте Түбән Көек мәктәбенең карантинга ябылуы хакында хәбәр иткән идек. 4 марттан мәктәп гадәти режимда эшли, укучылар укый башладылар. "Карантин көннәрендә укучыларның өйләрендә булып, хәлләрен белешеп, барлап тордык. Бүгенге көндә мәктәптә ике генә укучы юк, калганнары сәламәт", - дип хәбәр итте Түбән Көек мәктәбе директоры Сөмбел Кадимова. "Башка мәктәпләрдә дә, техникумда да авыртучы укучылар бар. Олы Әтнә урта мәктәбендә бүгенге көндә 30дан артык баланың чирләве мәгълүм. Көн саен тикшереп торабыз, рәхмәт укытучыларга һәр әйткән сүзебезне тыңлыйлар, профилактика чаралары алып барыла. Больницада да карантин игълан иттек. Грипп-сулыш юлы авыртуларыннан саклану өчен халык медицинасын кулланырга кирәк, югары температура белән аяк өсте йөрмәгез, хәлегез авыраеп китсә "Ашыгыч ярдәм" чакыртыгыз"- ди район үзәк больницасының баш табибы Азат Харис улы Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев