Әтнәдәге быелгы “Боз шәһәре” үзгә була
Район үзәгендә елдагыча "Боз шәһәре" төзиләр.
Быелгысы үзенчәлеклерәк булырга охшаган. Килә-килешкә булачак сәхнәдән читтәрәк эшләнелгән объектка игътибар иттем.
- Боз шугалагы ул, балалар өчен. Узган елгы кимчелекләрне күз алдында тотып, "Боз шәһәре" төзелешенә кайбер үзгәрешләр керттек. Монда зур башнялар да төзелә, - диде Олы Әтнә авыл җирлегенең башкарма комитет җитәкчесе Ильвир Галиев.
- Композиция яңача булачак. Сәхнә төзелешенә аерым басым ясыйбыз, ике якта карар өчен махсус мәйданчыклар, берсеннән-берсе матур утлар бизәлеше дә була, - дип өсти районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов...
Дәвамын газетадан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев