Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдәге комиссия исемен үзгәртте

Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе хәзер башка исем йөртә. Хәмит БАДИКОВ Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 13 октябрендәге №ПР-986 Указы нигезендә, районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе, муниципаль районда коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенә әйләнде. Ул район башлыгының 15нче декабрьдәге карары белән расланды. Комиссиянең яңа исеме артында ниләр яшеренә икән? Бу...

Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе хәзер башка исем йөртә.

Хәмит БАДИКОВ

Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 13 октябрендәге №ПР-986 Указы нигезендә, районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе, муниципаль районда коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенә әйләнде. Ул район башлыгының 15нче декабрьдәге карары белән расланды. Комиссиянең яңа исеме артында ниләр яшеренә икән? Бу хакта муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Лилия Фәтхуллинадан сораштык.

- Исеменнән үк күренгәнчә, комиссия коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәштә барлык хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарының, шулай ук иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеген координацияли.

- Районда коррупциягә каршы көрәш чаралары ничек көчәйтелер соң?

- Хәзерге вакытта районда 2015-2020 елларга расланган коррупциягә каршы көрәш программасы гамәлдә, аның буенча коррупцияне профилактикалауга юнәлдерелгән төрле чаралар, аеруча мәгариф учреждениеләрендә укучылар һәм җирле үзидарәләренең хокукый (юридик) ярдәменә мохтаҗ затлар арасында узачак. Моңа карамастан комиссия үз эшчәнлегендә күбрәк район хокук саклау органнарының тикшерү материалларын һәм иҗтимагый оешмаларның инициативаларын кулланачак, ә алар район халкы белән гел элемтәдә булырга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев