Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдәге көзге муллык

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре - тынгысыз җаннар. Лаеклы ялга чыккач та тик ятмыйлар алар.

Дамир Садретдинов - күпләр өчен таныш исем. Олы Әтнәдә урнашкан хуҗалыгында күп итеп яшелчә үстерергә ярата ул.

Быелгы уңышын күреп тә сокланып кайттык. Барысы 900 килограммнан артык 120 данә кабак үстергән. Арада 30 килограммга якыннары да бар. "Кая куясың боларны?" - дип кызыксындык. "Терлекләргә бирәм. Үгезләр бик яратып ашыйлар. Әле тозлап куйган кыяр да бирәм, чөгендер, вак бәрәңге бик күп. Шуңа күрә итләре дә бик тәмле", - ди.

Лапаста газ баллоны корпусына өч фазалы токка көйләп "овощерезка" оештырган. Эшләтеп күрсәтте. 10 секунд та булмады бугай, бер чиләк бәрәңгене ваклап та куйды.

Марсель Фәйзрахманов та Олы Әтнәдә яши, аны да бик күпләр белә. Вакыт табып төрле яшелчәләр үстерә. Аеруча виноград үстерергә ярата ул. Бакчасында 3 сортлы виноград бар.

"Төп шарты - төньяктан салкын җил исмәсен, аны виноград бик авыр кичерә", - ди. Мул итеп виноград үстерүнең шартлары бик күп инде аның, яза китсәң, газета бите тулыр. Яфракларын сирәгәйтеп торуга да игътибар итү кирәк, дип саный. Шул вакытта гына менә шушы фотодагыча виноград җыеп алып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев