Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдәге өлкән хәбәрчебез: "Күңелем булды. Онытмыйлар"

«Күңелем булды, онытмыйлар. Аздан да күңел була», - дип шалтыратты Ябынчы авылыннан өлкән хәбәрчебез Мөршидә Ваһапова. Алдагы көнне мәктәпнең чыгарылыш бәйрәменә чакырып открытка биргәннәр, ә аннары машина белән килеп, бәйрәмгә алып киткәннәр. Укучыларның мәктәп капкасына кадәр чыгып каршы алуларына аеруча куанган. «Картайган көнемдә дә никадәр хөрмәт, ихтирам», - ди ул....

«Күңелем булды, онытмыйлар. Аздан да күңел була», - дип шалтыратты Ябынчы авылыннан өлкән хәбәрчебез Мөршидә Ваһапова. Алдагы көнне мәктәпнең чыгарылыш бәйрәменә чакырып открытка биргәннәр, ә аннары машина белән килеп, бәйрәмгә алып киткәннәр. Укучыларның мәктәп капкасына кадәр чыгып каршы алуларына аеруча куанган. «Картайган көнемдә дә никадәр хөрмәт, ихтирам», - ди ул. Шатлыгы белән уртаклашып: «Мәктәпнең 11 сыйныфын - 1 укучы, 9 сыйныфын 5 укучы тәмамлый. Алар да, сыйныф җитәкчеләре Клара Шәмсетдинова һәм Рәмзия Шәрипова да уйчаннар: алда - имтиханнар», - ди өлкән хәбәрчебез. Ата-аналар да, кунаклар да күп булган. Ә авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хәкимов 9 сыйныфларга елдагыча бүләк өләшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев