Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдәге таныш сукмак буйлап...

Кышкы могҗизалар Таныш булган сукмак буйлап Мәктәпкә таба барам. Җирдә яткан мәрҗәннәргә Чын күңелдән сокланам. Каеннар да сокландыра Бәзле чукларын асып. Вакытым гына булмады Карап торырга басып. Карый-карый бара торгач Мәктәпкә килеп җиттем. Ишекләрне ачып кереп Коридор буйлап киттем. Ак болытлар Зәңгәр күкнең дәрьясында Ак болытлар йөзәләр. Әйтерсең лә кайвакытта...

Кышкы могҗизалар

Таныш булган сукмак буйлап

Мәктәпкә таба барам.

Җирдә яткан мәрҗәннәргә

Чын күңелдән сокланам.

Каеннар да сокландыра

Бәзле чукларын асып.

Вакытым гына булмады

Карап торырга басып.

Карый-карый бара торгач

Мәктәпкә килеп җиттем.

Ишекләрне ачып кереп

Коридор буйлап киттем.

 

Ак болытлар

Зәңгәр күкнең дәрьясында

Ак болытлар йөзәләр.

Әйтерсең лә кайвакытта

Безгә карап көләләр.

Ак мамыктай канатларын

Җилпи-җилпи очалар.

Көчле җилдә тирбәлешеп

Кайвакытта качалар...

Йөгереп узган болытны

Карый-карый озатам.

Еракта калган эзләрен

Ак томанга охшатам.

Болытларга утырып мин

Галәмгә очар идем.

Кошларга сәлам җибәреп

Кулымны болгар идем.

Тик бу хыял чынга ашар,

Бәлки, минем төшемдә...

Ә болытлар көн-төн йөзә

Зәңгәр күк йөзендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев