Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдәге «Тукай”ның зур саннары

Күәм мәдәният йортында "Тукай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең отчет-хисап җыелышы узды. Җыелышта район башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров, районның хисап палатасы җитәкчесе Хәмит Галимҗанов та катнашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - узган елгы эш нәтиҗәләре, аерым өлкәдәге күрсәткечләр буенча хуҗалык җитәкчесе Илфат Хәкимов чыгышы тыңланды.

2016 елны "Тукай" хуҗалыгы 252 миллион 500 мең сум керем белән төгәлләгән. Саф табыш - 89 миллион сумнан артык булган. Зур саннар бу. Моны район башлыгы да ассызыклады. "Хөкүмәт биргән субсидия, пособиеләрне чигергән очракта да хуҗалык сизелерлек зур табышка ия", - дип билгеләде.

Шунысы куанычлы, биредә барлык чыгымнарның биштән бер өлешен хезмәт хакы түләүгә тотканнар. "Тукай"да ул бер эшчегә 23000 сум тирәсе тәшкил итә. Бәхәссез, төп керем - сөт җитештереп сатудан керә. Ә ул соңгы арада тагын да артты. Биредә сөт бәясе үсүне генә билгеләү дөрес булмас. Хуҗалыкның баш зоотехнигы Айрат Галимҗанов әйткәнчә, яңа технологияләр нигезендә тәрбияләү дә уңай нәтиҗәләргә китерде. Хуҗалыктагы сенаж, кукуруз силосы һәм аларның югары сыйфаты турында хәзер бөтен республика белә. Күптән түгел Еврофинс Агро Тестинг Вагенинген Би Ви (BLGG) лабораториясе бөтен Россия буенча уздырган "Лучший кукурузный силос" исемле конкурста районның "Шахтер"ы - I, "Тукай" хуҗалыгы III урын яуладылар. Ә ул лаборатория силосның сыйфатын бик күп параметрлар буенча тикшерә, кыскасы, энә күзеннән үткәрә. Аннан соң, комбикорманы үзләрендәге коромоцехта җитештерү дә уңай нәтиҗәләрен бирә. "Тукай" терлекчелеген күзаллыйбыз икән, бу очракта "Ветстанция" артында төзелеп ятучы зур комплексны да телгә алу урынлы булыр.1200 баш сыерга исәпләнгән, замнча бозаулату торагы да, берьюлы 60 сыерны савуга көйләнгән "Карусель"ле савым залы булган комплекс төзелеше әле дәвам итә.

Хуҗалык җитәкчесе алдагы елларда иң актуаль мәсьәләләрнең берсенә әйләнәчәк запас частьләр проблемасын да телгә алды. Узган елны моңа 19 миллион 521 мең сум акча тотканнар. Биредә шуны билгеләргә кирәк, техниканың шактые чит илнеке. Ә запчастьләре бик кыйммәт. Шуңа күрә "Кулибин ысуллары"н кулланып, үз көчең белән төзәтү, ремонтлау юлларын эзлиләр. Әйтик, монда техникага онлайн-мониторинг кулланыла, быел аны барлык транспорт чараларына да урнаштырып бетерергә планлаштыралар. Монысының асылы шул - "ЖПС-датчик"лар ярдәмендә техниканың кайчан кабынганын, күпме эшләвен, ягулыкны күпме тотканын да белеп була: транспорт чарасы даими контрольдә була.

Игенчелектән 38 миллион 441 мең сум керем алганнар. Баш агроном Илнар Василов сүзләренә караганда, җирне тиешенчә эшкәртүгә дә, чәчүгә элита орлыклар куллануга һәм басуны кирәгенчә ашлауга да игътибар зур биредә.

Габделәхәт Гыйлемхан улы "Тукай" уңышларын һәм кимчелекләрен "Таң"ныкы нигезендә кыска, әмма аңлаешлы итеп ачыклап узды. Алдагы еллар - әнә шул кимчелекләр өлешеннән котылуга, икътисадны тагын да тотрыклырак итүгә багышлана. Бер уңайдан Илфат Рәфкать улы лаеклы ялга китүчеләрне бүләкләде. Әйтүенчә, соңрак яшь белгечләргә дә мактау сүзләре белән беррәттән, бүләкләр дә тапшырылачак.

Авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин соңгы елда ирешелгән уңышлар, яңа төзелеш һәм ремонтланган объектлар турында сөйләде. Алар барысы да күз алдында, шуңа бу хакта җәелп сөйләп тору кирәкмәс тә. Участок инспекторы Фәнил Сабиров авыл җирлегендә закон саклану белән таныштырды. Җинаятьләрнең күбесе халык уяулыгы ярдәмендә ачыла дип билгеләде ул.

"Тукай"га әйләнеп кайтсак, тоткан юллары - дөрес; иң мөһиме - халыкның яшәешен, көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев