Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдәге журналистларын “ТАТМЕДИА” Яңа ел белән котлады

Яңа ел җитүен сабыйлар гына түгел, олылар да көтә. Могҗиза булыр кебек, чынга ашмаган хыяллар тормышка ашар шикелле... Шулай ымсынып йөргәндә редакторыбыз Гөлнар Мөхәмәдҗанова Казаннан зур тартма күтәреп кайтып керде. Редакция уртасына кереп урнашкан зур тартмага кем нинди уйлар белән бакмагандыр. Серлелек зуур иде. Чөнки тартмасы артык зур сыман тоелды....

Яңа ел җитүен сабыйлар гына түгел, олылар да көтә. Могҗиза булыр кебек, чынга ашмаган хыяллар тормышка ашар шикелле... Шулай ымсынып йөргәндә редакторыбыз Гөлнар Мөхәмәдҗанова Казаннан зур тартма күтәреп кайтып керде.

Редакция уртасына кереп урнашкан зур тартмага кем нинди уйлар белән бакмагандыр. Серлелек зуур иде. Чөнки тартмасы артык зур сыман тоелды. Кәҗә белән Сарыкның тересе чыкса нихәл итәрсең.... Яңа ел алдыннан андый хәлләр дә була.

Ул да түгел, редакторыбыз җиргә төшереп, чәй табынына чакырды һәм "ТАТМЕДИА" җитәкчесе Ирек Җәүдәт улы Миннәхмәтовның, генераль директорыбыз Фәрит Илдус улы Шаһиәхмәтовның Яңа ел котлауларын, теләкләрен җиткерде. Шуннан....зур тартмадан бер-бер артлы сарыклар чыкты. Аларның матурлыклары, муеннарына тагылган кыңгыраулары, эчләре тулган конфетлары....тәм-томнары...

Бәйрәм ашы кара-каршы, без дә җитәкчеләребезгә рәхмәт әйтеп, аларны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз. Безнең тырышып эшләвебез, аларның һәр сүзенә сабыйларча ышануыбыз аларга зуууур бүләк булсын! Энә дә буләк, дөя дә бүләк дигән әйтем бар халыкта. Шушы язмабыз бүләкләргә ихлас рәхмәтебез, ә коллектив төшкән рәсем котлавыбыз булып барсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев