Әтнәнең күп авылларында сугыш ветераннары юк инде
Бөек Җиңүнең 72 еллыгын,сугышта илебезнең азатлыгы өчен башларын салган сугышчыларның,сугыштан исән кайтып та,яу кырында алган яралардан,әсирлектә булу газапларыннан иртә үлгән һәм чагыштырмача озаграк яшәп арабыздан киткән сугыш ветераннарын, тыл батырларын бер көн булса да искә алу,хөрмәтләү көне якынлаша. Кызганчка каршы безнең райондагы исән сугыш ветераннарын бармак белән генә санарлык. Күп...
Бөек Җиңүнең 72 еллыгын,сугышта илебезнең азатлыгы өчен башларын салган сугышчыларның,сугыштан исән кайтып та,яу кырында алган яралардан,әсирлектә булу газапларыннан иртә үлгән һәм чагыштырмача озаграк яшәп арабыздан киткән сугыш ветераннарын, тыл батырларын бер көн булса да искә алу,хөрмәтләү көне якынлаша. Кызганчка каршы безнең райондагы исән сугыш ветераннарын бармак белән генә санарлык. Күп авылларда алар бөтенләй юк. Бәйрәм тантаналарында алар урынында тыл ветераннары ягъни аз санлы әбиләр генә катнаша.
Сугыш ветераннарының бакыйлыкка күчеп бетүләре аяныч,билгеле. Нишлисең бит,табигатьнең үз законнары.Яшь буынга үгет-нәсихәт бирергә дә, өйдәге балаларга, оныкларга дәү әти тәрбиясе бирергә дә алар юк инде. Ләкин алар безнең күңелләрдә яши, алар турында газеты-журналлар яза,алар зәңгәр экраннарда да күренгәли.
Минем аз-маз газетларга мәкаләләр язуымны курептер, Әтнәдә яшәүче якыннарым,миңа вакыт үтү белән таушалып беткән 4 дәфтәр тоттырдылар;" Илсур абый бу язмалар Һидият бабабызның тормыш юлы, шуны азрак эшкәртеп, берәр газетада бастырып булмас микән?" Гади авыл агаеның авыр тормышы, сугышта күргәннәре, сугыштан соңгы хезмәт юлы, туганнары турындагы язмаларын мин зур кызыксыну белән укып чыктым. Һидият бабайның бу истәлекләре аның балалары, оныклары, туганнары өчен генә түгел, хәзерге яшь буын өчен дә бик әһәмиятле. Мин бу язмаларның эчтәлеген үзгәртмичә, җөмләләрен булдыра алганча әдәби кысаларга кертергә тырышып, сезгә дә тәкъдим итәм, хөрмәтле укучылар.
Һидият ага язмалары.
«Әтнәнең Гатаулла бай йорты артындагы урамда яшәгән Галиулла бабай белән Хәмди әби гаиләсендә Сабир исемле малай һәм 3 кыз бала дөньяга килә. Кызларның Рокыя исемлесе Шәкәнәч авылының Зариф исемле кешесенә кияүгә чыга, шул ук җәйне кинәт авырып үлеп китә. Икенче кызлары Кече Әтнәнең Гыйльманга кияүгә чыга, бу никахтан Майҗамал исемле кыз, 1907 елда Хәйретдин туа. Майҗамал 1983 елда үлә. Галиулла бабайның 3нче кызы Ташлы Кавалның Әхмәтшага тормышка чыга. 1959 елны вафат була. Бу кызларның балаларының, оныкларының кайберләре исән, төрле җиргә таралып гомер кичерәләр.
Галиулла бабай 1923 елны үлә, Хәмди әби дә бераздан карты артыннан китеп гүр иясе була. Уллары Сабир 1нче империалистик сугышта, аннары гражданнар сугышында катнаша. Кайтып әтисе нигезендә төпләнә. Хәзер әтием Сабирның малайларына, ягъни минем туганнарыма тукталыйк.
1909 елгы Гарифҗан абыем 1930 елда Фатыйма исемле кызга өйләнә. Донбассның Личанск шахтасында эшли. Авылга кайткач хатынын, ниндидер сәбәп белән аерып җибәрә. Яңадан Кышлауның кияүдән кайткан Фатыймага өйләнә. Бу яшь хатынның әтисе, бер ашаганда 4 кадак ипи, 1 кадак май ашап бетерә торган "юан Галимулла" балта остасы булып эшли. Кызы Фатыйма да әтисе кебек таза була. Гарифҗан абый белән Фатыйма җиңгинең балаларының бүгенге көндә кайсы вафат, кайсы Ташкент якларында яши.
1912 елда туган Зариф абый Әтнәдә, Казанда, Дүшәмбедә бухгалтер булып эшли. Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала.
1918 елгы Рәхим абый 1939 елда солдатка алына. Сугышны шунда каршылый. Каты сугышларның берсендә әсирлеккә төшә, анда бик каты авырый, ач үлемнән иптәшләре ярдәме белән генә исән кала. 1943 елда әсирлектән кача, Кызыл Армия сафларында сугыша, ике мәртәбә каты яралана. 1945 елда авылга кайтып колхозда счетовод, Күәм МТСында бухгалтер булып эшли. Аннары Әгерҗе районы МТСына өлкән бухгалтер итеп җибәрелә. 1947 елда Иске Мәңгәрдән Зәкия исемле кызга өйләнә. Аларның Тәлгать һәм Наил исемле уллары СХТда эшлиләр иде.
Энем Мөбәрәк 1925 елда туа. 1942 елны сугышка алына, кече командирлар әзерли торган курсларда укый. Күп сугышларда катнаша, "Кызыл Йолдыз" ордены, "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. 1952 елны Кече Әтнә кызы Мәрхәмгә өйләнә.Рәшит, Рөстәм исемле уллары, Ясминә исемле кызлары туа. Рәшит белән Ясминә врачлыкка укып һөнәрләре буенча эшлиләр. Әтнә шифаханәсендә терапевт булып эшләгән Рәшитне район халкы яхшы хәтерлидер. Икенче энем Фоат 1932 елны туа. 1952 елны армиягә алына. Кайткач тракторда эшли. Әтнә техникумында студентларны механизатор хезмәтенең нечкәлекләренә өйрәтә. 1957 елда Чөмәк Майтабының Надия исемле кызына өйләнә, Рафаэль, Рафил, Илсия исемле балалар үстерә. Бүгенге көндә туганнардан энем Фоат белән мин генә исән. Калган туганнар бакый дөньяга күчеп беттеләр.
Аз-маз гына үзем турында да язып китим.1921 елны Рәсәйнең күп өлкәләрендәге кебек бездә дә көчле корылык була, икмәк уңмый. Котычкыч ачлык башлана, күп кешеләр ачтан үлә. 1922 елны икмәк яхшы уңган елны мин туганмын. Бабам Галиулла үлеп китә. Мин кечкенәдән авырдым. Мәктәп исемлегенә кермәгән булсам да, күрше Миңнегалиләргә ияреп 9 яшемдә укый башладым. Ярлылык көчле булу сәбәпле, миңа тырышып укырга шартлар булмады. Шуңа күрә мин уртача гына укыдым.
1931 елда авылда бик зур янгын чыгып, коточкыч фаҗига булды. Сабан урагы башланган чорда, көчле җилле, давыллы көндә, авылның түбән очындагы Йосыф исемле исерек, кулаклар коткысына бирелеп, көндезге сәгать 2ләрдә үз ишек алдындагы өелгән сугасы ашлыкка керосин сибеп ут төртә. Ут өермәсе 2 сәгать эчендә сунын бу ягында урнашкан 3 мәчет һәм 350-450ләп хуҗалыкны юк итә.
Әтием Галиуллин Сабир колхозга кермичә, 1935 елга кадәр аерым хуҗалык булып яшәде. Андыйларга ул вакытта бик кырын карадылар. Безнең хуҗалык бик нык хәерчеләнде, ат, сыер, сарыкларның барысын да алып чыгып бетерделәр. Ачтан үлмәс өчен, әти 1935 елны колхозга керергә мәҗбүр булды. Әти, мин, Рәхим абый авыл көтүен көтә башладык. Ярты сынык ипи, бер тәлинкә сөтле аш белән кояш чыгып кояш батканчы көтү көттек. Җәй көне ашлык таптала дигән сылтау белән көтүне авылга менгермиләр, сыерларын авылдан төшеп дамба буенда гына савалар. Без шунда шалаш корып куна торган идек. Караңгы төшкәч учак ягып, аның җылысында йоклыйбыз. Ачлы-туклы булсак та, иртән кояшның кызарып чыкканын күзәтеп, кошларның иртәнге моңлы сайрауларын тыңлап гозурланабыз.
1937 елны ферманың таналар көтүен көтәргә туры килде. Безне Күәм авылы турысында сазлык аша казылган Ашыт суы буендагы кардада кундыралар иде. Ул елны яз иртә килде, апрельнең 15ләрендә язгы чәчү төгәлләнде. Май башында көтүне тәүлек буе көтү өчен әзерләгән кардага алып төштек. 10 майга каршы төндә бик каты кар ява башлап, без көтүне Әтнәгә алып менәргә мәҗбүр булдык. Аякта ыштыр-чабата. Без тез тиңентен юеш кар ерып көтүне авылга алып мендек.
Ул елны җәе дә салкынча, яңгырлы булды. Икмәк яхшы уңды. Урып-җыю вакытында яңгырлар күп яуды. Игенне кул белән, жатка, лоборейкалар белән урып көлтәләргә һәм кибәннәргә куярга туры килде. Ашлыкның күп мәйданы егылды, җиргә тигән башаклар үреп тамыр җибәрә башладылар. Барлык Әтнә халкы кырда булды. Мең бәлаләр белән уракны тәмамладылар, аннары көне-төне "сложный молотилка"ларда, атлы сугу машиналарында суктырдылар. Авыр хезмәтнең нәтиҗәсе дә күренде: колхозчыларга 1 хезмәт көненә 8әр килограмм икмәк бирелде. Мондый байлыкны моңарчы күргән юк иде. Безнең гаиләнең 1100 хезмәт көне бар иде, без ул елны 550 пот икмәк алдык, аны кая куярга белми аптырадык. Икмәкнең бер өлешен сатып, 1938 елны агач алып өй бураттык.
1939 елны 8 сыйныфны тәмамлагач, мин Казанга китеп, авиация заводына өйрәнчек булып эшкә кердем. 3 ай эшләгәч, яңа конструкцияле самолетлар чыгару өчен заводны реконструкцияләү башланды. Миңа 6 ай буе вак-төяк эшләрдә эшләп йөрергә туры килде. 1940 елның көзендә акчаны эш башыннан, ягъни "сдельно" түли башладылар. Ашханәдә чират торганда, береңче алган хезмәт хакымны урладылар. Өс-башны яңарту турындагы минем матур хыялларым чәлперәмә килде.
1940 елның декабрендә -1941нең гыйнварында үпкә ялкынсынуы (плеврит) белән шифаханәдә яттым. Бик авырлык белән тазаргач, мине "допризывник" буларак, тулысынча ныгу өчен санаториягә җибәрделәр.
Мин заводта дюральщиклыкка өйрәндем (дюраль-алюминий эретмәсе), аннары самолетларның трубалар системасын эшләгәндә кирәкле бакырчы һөнәре үзләштердем. Минем тырышлыкны, эшнең җиренә җиткереп эшләвемне күреп, 1942 ел башларында мине техник-контролер дәрәҗесенә күтәрделәр.
Сугыш башлануны без бик авыр, нәфрәтләнү хисе белән каршы алдык. Сугышның бер-ике ае узгач, безнең завод базасына Мәскәү авиация заводы кученә башлады. Мәскәүдән эшелоны-эшелоны белән станоклар, җиһазлар, инструментлар, материаллар килә башлады. Мәскәүнең завод эшчеләре дә эвакуацияләнеп безгә күчтеләр. Безнең заводта пассажир самолетлары урынына ике моторлы, ике койрыклы хәрби самолетлар эшләнә башлады. Без тәүлеккә 12шәр сәгать бер минут та ял итмичә, икеләтә энергия белән эшлибез. Элек айга берне чыгарсак, хәзер көнгә 8-10ар самолет чыгарабыз. Безне сугышка җибәрмичә, бронь белән эшләтәләр. Ашау-эчү кысылды, эш каты булганлыктан, бирелгән ризык җитми иде, өстәвенә ялгызакларны бет басты. Кичләрен бернинди ут күренмәслек итеп завод корпусларын, биналарны ала-кола итеп маскировка ясап бетерделәр.
Минем кече энекәш Мөбәрәкне дә сугышка алдылар. Өйдә әти-әни, кечкенә Фоат кына калды. Зариф, Гарифҗан абый да сугышта. Рәхим абыйдан да хәбәр юк, Зариф абыйдан да өчпочмаклы хатлар килми башлады. Сугышның бик каты баруын радиодан бирелгән сводкалар аша беләбез. 1941нең көзендә дошман Мәскәүгә үк килеп җитте. Без шомланып, ни булыр икән дип, яңа хәбәрләр көтәбез. Безнекеләр Мәскәү астында контрһөҗүмгә күчеп, дошманны куа баралар дигән хәбәрне ишетеп "ура" кычкырабыз.
1942 елның җәендә немец-фашистлар көч туплап, Сталинградка яңа һөҗүм башладылар. Шәһәрнең һәр кварталы, һәр йорты өчен рәхимсез сугышлар барды. Көзгә таба безнекеләр һөҗүмгә күчеп,фельдмаршал Паулюс армиясен чолгап алып тар-мар итәләр. Паулюсның үзен әсир итеп алалар. Безнең кәеф күтәрелеп китте, без тагын да тырышыбрак эшли башладык.Фашистларның җиңеләчәге инде көн кебек ачык иде.
Туганнар сугышта булгач, минем дә сугышка бару теләгем көчле иде. 1943 елның март башында үзем эшләгән цехның ОТК начальнигы исеменә сугышка җибәрүләрен сорап гариза яздым. Ул:"Мин каршы түгел, ләкин завод ОТКсы сине җибәрмәс",- диде. Дөрестән дә,завод ОТКсы начальнигы минем гаризага "каршы" дип резюлюция салды. Мин аңа карамыйча, Ленин районы хәрби комиссары гозурына барып, заводта рөхсәт иттеләр дип, аңа цех начальнигы визасын күрсәттем. Миңа сугышка китәргә повестка бирделәр. Мине күрергә дип авылдан килгән әти моны ишетеп: "Син генә исән калырсың дип уйлаган идем, инде син дә китәсең икән..." - дип елады. Әтине авылга озаткач, военкомат мине Суслонгер лагеренә, 9 аерым элемтә ротасына радистлыкка укырга җибәрде. Анда бер ай чамасы өйрәнүләр үткәч, марш ротасы белән эшелонга төяп Мәскәү ягына алып киттеләр. Башкалада 3 көн торгач "Центральный фронт"ка, юлда барып Воронеж ягына җибәрделәр. 3 атна юлда булдык. Воронеждан ерак түгел бер станциядә безне дошман самолетлары бомбага тотты. Бер бомба "Катюша снарядлары саклана торган складка эләкте, склад шартлап юкка чыкты. Үлүчеләр һәм яраланучылар байтак булды, без монда беренче сугыш чирканчыгы алдык.
Исәннәрне җәяүләтеп бер урман эчендә оештырыла торган минометчылар полкына алып киттеләр. Шунда өйрәнүләр үттек, 120 мм-лы минометлар белән эш итәргә өйрәндек. Миңа һәм командирым Кудрявцев Николайга А7-А маркалы рация бирделәр. Бик әйбәт кеше иде минем командир, сугыш беткәнче аның белән бергә булдык. Аның миңа бер авыр сүз дә әйткәне булмады. Калган командирларны инде хәтерләмим.
Ай ярым өйрәнүләрдә булгач, безне Курск юнәлешенә алып киттеләр, Курск казанының уртасына оборонага куйдылар. Менә шунда инде без чын дары исен исни башладык. Телефон линиясе өзелгәч, алгы сызык белән элемтә пункты (НП) арасында радиоэлемтә урнаштыра идек. Июнь ахырына кадәр оборонада тордык. 20ләрендә бездән 50-60 чакрымда 15 көн буе бик каты сугышлар барды, авыр снарядлар, бомбалар шартлаган тавышлар безгә ишетелеп торды. Июнь урталарында безне оборонадан алып, каты сугышлар булып узган Курск дугасының Белгород канатына күчерделәр. Менә шунда инде без Курск дугасындагы сугышның ни дәрәҗәдә каты булганын үз күзләребез белән күреп хәйран калдык. Урман, басу, авыллар - бөтен җирдә снаряд, бомба чокырлары белән казылып беткән. Көннәр эссе торганлыктан сугыш кыры түзә алмаслык сасы, үлгән солдатларның гәүдәләрен әле җыеп бетерә алмаганнар, алар өстендә вак картлар мыжлап тора. Бөтен җирдә ватык пушка, танклар,алар эчендәге үлгән танкистлар да, шул көе иде әле.
Юлда безне дошман самолетлары бомбага тотты. Бер сатлыкҗан безне күчерүне немецларга рация аша хәбәр иткән булган икән. Аны эләктерделәр, тиз генә суд ясап асып куйдылар. Без бер үзәнлектә туктап,минометларны сугышчан хәзерлек хәленә китердек. Безне иртән артподготовка булачагы һәм безнекеләрнең һөҗүмгә күчәчәген кисәттеләр. Иртән таң атып яктыра башлауга беренче булып"Катюша"лар ут ачты, аннары аларга артиллерия кушылды. Мәхшәр 2 сәгать дәвам итте. Бөтен җир кара төтенгә,тузанга күмелде. Бу дәһшәт ягъни дошман өчен тәмуг 15 минут туктап торды да, тагын сәгатъ ярым дошман оборонасының эчендәрәк дәвам итте. Бу артподготовка шундый көчле булды ки,аны аңлатып кына булмый,аны үз күзләрең белән күрергә кирәк.
Артиллериядән соң,яшереп куелган аэродромнарыннан ИЛ самолетлары кузгалды. Шул ук вакытта танклар, алар артыннан "Ура!"кычкырып пехота ыргылды. Беренче атака белэн үк дошман оборонасы өзелде һәм без дошманын куып киттек. Икенче көнне иртән иртүк 1 сәгатьлек артподготовкадан соң без,инде ныгып урнашкан немецларны
ояларыннан куып чыгардык. Алар бик күп үлгән солдатларын,техникасын калдырып Днепр елгасына чигенергә мәҗбүр булдылар.
Бу һөҗүмгә кадәр безнең яңа бәрәңге ,яшелчә.сөт ризыкларын күргән булмады. Ә Украина җире бу ризыкларга бай иде.
Немецлар урыны-урыны белән туктап безгә каршылык күрсәтеп маташсалар да җитди каршы тора алмадылар. Чигенгән вакытта алар һәр торак пунктны җимереп, кырдагы икмәкне яндырып китәләр, халык урманда, елга-ерынтыкларда качып,ничек кирәк алай яшәп азапланалар иде.
Днепргә килеп җитәрәк дошман авиациясе активлашты,безне туктаусыз бомбага тоту башланды. Җир туктаусыз селкенеп торды. Комлы җирдә казып кына бетерәбез,дошман самолетлары килеп җитә,җир селкенеп безнең окоплар ишелеп бетә. 3 көн буе ашау-эчү дә онытылды,төннәрен генә тамак ялгап алабыз. Дошман самолетларының туктаусыз һөҗүменә карамыйча, зур югалтулар бәрәбәренә булса да, без Днепрны кичә алдык. Киевтән ерак түгел урнашкан Ржищев шәһәреннән ерак түгел бер монастырь тирәсендә ныгыдык.Шуннан танклар,пехота ярдәмендә һөҗүмгә күчтек. Ләкин безнең бу юнәлештәге һөҗүмбез дошманны алдалау өчен генә булган икән. Безнең төп көчләр Киевның уң ягында тупланып ,ноябрь башында һөҗүмгә күчәләр һәм 6 ноябрьдә Украина башкаласын штурмалап алалар.
Ноябрьнең 15-20 ләрендә безне Фастов шәһәре янындагы урманга күчерделәр. Монда партизаннардан тыш безнең хәрби часть юк иде.Безнең тыл частьлары артта калганлыктан, без берәр атна ач торырга мәҗбүр булдык. Ике яшьлек таебыз бар иде. Мин шуны бер татар старшинасы ярдәме белән суйдым. Итен тәмләп ашадык. Ач булгач урыслар да кыстатып тормадылар.
15 көннән соң без үзебез торган җирдән сулдарак кабат һөҗүмгә күчтек, немецларның тылына кердек, ләкин алар белән очрашмадык диярлек.Халык безгә карата бик яхшы мөнәсәбәттә булды,без үзебезне кунак кебек хис итә итек.
15-20 көннән безнең арттагы немец гаскәрләре, безнең артка һөҗүм итеп безнең частьларны бүлгәләп юк итмәкче булдылар. Красный Кутый дигән авылга кергән вакытта,юлны кисеп, безне артиллерия утына тоттылар. Исән калганнарыбыз биеклекнең икенче ягына чыгып чолганыштан котыла алдык. Ләкин бу бәрелештә бик күп иптәшләребезне,техникабызны,обозларыбызны югалттык. Немецлар авылдагы бөтен ир затын үтереп бетереп, авылны яндырып китәләр. Немец фашистларының җиңелүгә дучар булуларының төп сәбәбе дип, мин алар басып алган җирләрдә аларның ерткычлыкларын саныйм.Аларга каршы халыкта нәфрәт уянды партизанлык хәрәкәте көчәйде. Халык армияне корал, азык-төлек белән тәэмин иту өчен кулыннан килгэннең барысын да эшләде. Сугышта булмасын,тылда булмасын коммунистлар,комсомоллар иң алгы сызыкта булдылар, үз батырлыклары белән халыкны җиңүгә өндәделәр.
Кичке салкынча тын һавада совет сугышчылары ягыннан ишетелгән рус, украин җырларын тыңлап без елый,моңлана тооган идек дип,дошманнан азат ителгән авыллардагы кешеләрнең сөйләгәннәре хәтергә уелып калган. Белая Церковь шәһәре тирәсендә һөҗүм иткәндә, таң алдыннан,янып бетә язган бер авыл кырыенда сумка тоткан авыл карчыгы очрады. Ул немецлардан күргән явызлыкларын елый-елый сөйләп, безгә берәр кайнар сумса өләште. Ул безнең киләсен белер, төне буе йокламыйча, безгә
сумса пешергән. Инде ашаган булсак та, әбинең хәтерен калдырасы килмичә, без әби күчтәнәчләрен рәхмәт әйтеп ашадык.
Миңа, минем командирым сержантка шактый авыр рацияне чиратлап күтәреп йөрергә туры килде. Сержант миннән һәм үзеннән "ишачок" дип көлә иде. Бу авыр йөк белән Карпат тауларына 2-3 км биеклеккә көн саен берничә мәртәбә менеп-төшәргә, ташлы туфракта еш окоп казырга, салкын сулы окопларда ятарга туры килсә дә, мине ходай саклады, мин чирләмәдем.Безгә 1943нең ахырында һәм 1944 нең башларында Корсун-Шевчнековск тирәсендә чолганышта калган дошман частьларын тар-мар итәргә туры килде. Бу сугышларда байтак техникасын, җанлы көчләрен югалткан хәлсезләнгән безнең частьне тулыландыру,Карпат тауларында сугышу үзенчәлекләренә өйрәтү өчен Төньяк Буковинага урнаштырдылар. Анда без 2 айлап ял иттек, өйрәнүлзр үттек,1944 елның язында Львовтан сулдарак Карпат таулары итәгенә кердек. Бу вакытта без 4нче Украина фронты составында идек. Безгә бу районда фронт белән һөҗүм итеп тауга бәреп керергә мөмкин булмады. Без Львовка таба китеп Коломец шәһәрен,аннары Львовны алдык,Карпат тауларына кереп,сугыша-сугыша чикне үтеп Польшага килеп җиттек. Польшаның Бельск,Чехославакиянең Моравец шәһәрен алдык Карпат сыртын үтеп Чехословакиянең авыл,шәһәрләрен азат иттек.
1944 елның ахырында безнең гаскәрләргә Карпат тау сыртын кичү өчен юл арчырга кирәк иде. Моның өчен без бер рота солдат, минометлар,элемтә чаралары белән дошманның артына төшеп паника тудырырга тиеш идек. Без 32 килолы рацияне,автомат, минометларны күтәреп,алгы сызыктан 15 чакрым араны җәяү үтеп ,кич белән бер урман каравылчысы йортына килеп чыктык. Төнлә безгә немецлар һөҗүм итте, без аларның һөҗүмен кире кагып,рацияне,коралларны саклап кала алдык. Безгә рация аша алга барырга кушылды,ярдәмгә эре калибрлы пулеметлар,тагын бер рота солдат бирелде. Без яңадан 15-20 км юл үтеп тау сыртына күтәрелдек.Моннан дошман безгә уч төбендәге кебек күренә иде. Без минометлар ,эре калибрлы пулеметлардан көчле ут ачтык,гранаталар да үз эшен эшләде. Моны көтмәгән дошман техникасын,үлгән солдатларын калдырып качты. Шулай итеп безнең төп көчләргә юл ачылды сугыш Карпат тауларының икенче ягына күчте. Безгә бу уңыш өчен рәхмәт белдерделәр,бүләкләү өчен документлар тутырдылар.
Сугыш Польша,Чехославакия,Германия җирләрендә дәвам итте. Без немецларның гади халкына тимәдек, кайвакыт аларга ярдәм дә күрсәткәли идек. Тик фашистларның СССР территориясендә талап җыйган малларын трофей итеп ала идек. Украинадан талап Германиягә китерелгән йөзәрләгән баш сыерны да кулга төшергәнебез хәтердә.
Җирле халык безне ипи-тоз белән каршы алды. Бигрәк тә Чехославакиядә халык кунакчыл иде. Шәһәрләргә кергәндә халык безне йортларына кызыл флаглар элеп,бәйрәмчә киенеп, музыка белән каршы алды. Солдатларны кочаклап үбү, сыра белән сыйлау, бергә фотога төшүләр гадәти күренеш иде.
Немецларны куа барабыз Прагага 70-75 км. кала,майның 9ында бөтен җирдә сигнал ракеталарыннан, автоматлардан ату башланды. Безгә Гитлер Германиясенең капитуляция ясавын,сугышның бетуен хәбәр иттеләр.
Ләкин безнең фронтта сугышлар дәвам итте. Прагада да каты сугышлар бара иде.
10 майда штабка чакырып мине, бер төркем сугышчыларны "За отвагу" медале, "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләделәр.
Сугыш беткәч 2 айлап Чехославакиядә хәрби лагерьда яшәдек. Аннары Львов өлкәсендә 1 айга якын атлар,трофей сыерлары өчен печән әзерләдек. Без эшләгән районда бандеровчылар бандасы хәрәкәт итте,алар бигрәк тә төннәрен активлашалар иде. Безгә алар белән дә көрәшергә туры килде.
Август аенда вагоннарга төяп безне Ереван шәһәреннән 8 км ераклыктагы бер хәрби лагерьга китерделәр. Казармага килеп кунган төнне күп иптәшләрнең, шул исәптән минем дә әйберләремне урладылар. Минем солдат капчыгында орден,медальләрем дә юкка чыкты. Бәхеткә каршы, документлар ,наградной листлар кесәмдә иде. Мин аларны әледә кадерләп саклыйм.
Монда безне элемтә буенча кече командирлар әзерли торган курста укыттылар. Экзаменнар биргәнче үк, ни сәбәп беләндер, ефрейтор званиясе биреп демобилизацияләделәр. Ләкин тиз генә өйгә кайту насыйп булмады. Көчле яңгырлар явып Ереван шәһәрен су басты. Су 3әр метрга күтәрелеп айлар буе торды. Без халыкны, материаль байлыкларны коткару белән мәшгуль булдык. 1946 елның ноябрендә генә кайтырга чыктым. Кайтышлы Грузия башкаласы Тбилисидә 8 кг яхшы сорт алма сатып алдым, шуны Саратовта сатып, аягыма киез итекләр сатып алдым. Декабрьнең 5 ләрендә өйгә кайтып кердем. Шулай итеп минем сугыш юлым төгәлләнде.
1947 елның январь аенда сугыштан исән-имин кайткан Рәхим абй өйләнде. Туй итәрлек ризык юк. Минем икмәк карточкаларына 4-5 буханка ипи алып, чөгендер суыннан бал куеп, Маридан күмешкә алып кайтып туй иттек.
Март аенда Иске Мәңгәрнең Вәлиев Равил, Шакиров Зөфәрләр белән Лаештагы шоферлар курсында ачлы-туклы 3 ай укыдык. Ашарга бер чүмеч чөгендер яфрагы суы, 600г.ипи ашап "Лаеш шулпасы" эчтек. Укуны бетергәч,2 ай практика үтү шарты белән өйгә кайттык. Күәмгә барып бер машинага грузчик-стажер булып эшли башладым. Шофер белән дә механик белән дә килешеп эшләп булмады. Минем бу һөнәрдән гайрәтеп чикте,бу эшне ташларга мәҗбүр булдым. Лаешта 2 ай азапланып укуым гына әрәмгә ките. Яшь булгач урак өстендә Кышкар авылына сложный молотилкага ярдәмче механик һәм весовщик итеп җибәрделәр. Анда кышка кадәр ашлык суктырып авылга кайттым һәм Әтнә фермасында фуражир булып эшләдем.1948 елның язында Кабак Низамие белән басуда сукаладык, тырмаладык, чәчтек, бәрәңге утырттык. Бу эшләр беткәч МТСка төштем,кулланылган автол кайнату установкасында эшләү өчен,Вагонстрой янындагы Чебокси авылында бер атна укып кайттым һәм кулланылган автолны эшкәртеп ,аннан чиста автол һәм керосин аерып ала башладым.
1948 елның көзендә радиотехник-диспетчер итеп куйдылар. Шул ук вакытта аккумуляторларга зарядка алып бардым. Нормировщица Гәдәния исемле кыз отпускага чыккач мин аның вазифаларын да башкардым. Шулай итеп мин 70 сум хезмәт хакына нормировщик, диспетчер, радист һ.б. бик күп эшләр башкара идем.
1950 елда Кышкардан Разыя исемле кызга өйләндем. Аллага шөкер ,аның белән балалар үстереп матур гына яшәп ятабыз.
1963 елда 2 ай авырып яттым.. Сихәтләнгәч миңа электрод ясау цехы оештыру эшен йөкләделәр. Бер елдан тимер чыбык кисү станогын көйләдем. Электрод ясауны җайга салу өчен күп өйрәнергә, тырышырга туры килде.1968елга кадәр республика авыл хуҗалыгы өчен электрод җитештердек. Май аенда пожар чыгып электрод цехы янып бетте. 1970 елда Куйбышев электрощит заводыннан станоклар,җиһазлар алып кайттык
һәм 1971 елда югары сыйфатлы электрод чыгара башладык. 1976 ел башыннан мин электромоторлар ремонтлау цехында монтажчы-слесарь булып эшли башладым һәм бу эшемне 1982 елны лаеклы ялга киткәнче яратып башкардым.
Мин 1977 елдан РТС та остазлар оешмасы рәисе, 1980 елдан коммунистик хезмәт ударнигы. Минем сүрәтем Почет тактасыннан төшмәде, мине Почет китабына да керттеләр. Димәк, минем гомер заяга узмаган. Мин моның белән горурланам!
Авыр да,мактаулы да гомер юлы узган Һидият ага безнең арабызда юк инде. Ул балалары оныклары тәрбиясендә бәхетле картлык кичереп 2007 елда, аның тормыш иптәше Разыя апа 2008 елда бакый дөньяга күчтеләр. Илебезгә лачындай 6 егет үстереп биргән Сабир бабай да 1957 елда гүр иясе булды.
Бу язмамда телгә алынганнарның барчасы да тыныч йокласыннар,урыннары оҗмахта булсын дигән теләктә калыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев