Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдән Хәкимҗанов Мәхмүт Гаделҗан улының “Тукай әкиятләренә сәяхәт”е

Музейда яңа күргәзмә. Ямьле яз айлары белән кабат Тукай кайтты, дип хәбәр итә группадагы битебезгә Ләйлә Мөхәммәтшина. Ул иҗат иткән сихри әсәрләр менә инде күпме еллар халкыбыз күңелендә бер моң булып яши, дип яза ул. "Татарстанда музейлар язы-2017" акциясе кысаларында Тукаевлар гаиләсе музей-йортының экспозицияләр залында районыбызның Түбән Шашы авылында яшәп...

Музейда яңа күргәзмә. Ямьле яз айлары белән кабат Тукай кайтты, дип хәбәр итә группадагы битебезгә Ләйлә Мөхәммәтшина.

Ул иҗат иткән сихри әсәрләр менә инде күпме еллар халкыбыз күңелендә бер моң булып яши, дип яза ул.
"Татарстанда музейлар язы-2017" акциясе кысаларында Тукаевлар гаиләсе музей-йортының экспозицияләр залында районыбызның Түбән Шашы авылында яшәп иҗат итүче сынчы Хәкимҗанов Мәхмүт Гаделҗан улының "Тукай әкиятләренә сәяхәт" дип аталган сыннар күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәне беренчеләрдән булып Кушлавыч мәктәбенең укучылары, укытучылары һәм "Карлыгач" балалар бакчасына йөрүче балалар тәрбияче апалары белән карадылар. Очрашуда Мәхмүт абый Кушлавычта узган балачак хатирәләре белән уртаклашты. Үзенең агач эшенә хиреслеген бала вакыттан килүен сөйләде. Кечкенә сабыйлар Мәхмүт абый ясаган композицияләрдән Тукай абыйларының әкият геройларын танып, бер-берләренә күрсәтеп, сөйләп йөрделәр.
Бөек Тукаебызның туган көненә багышланган традицион "Апрель айлыгы" кысаларында "Бүләк итү көннәре" атналыгы бара. Музейга беренче булып экспонатларны Зарипов Рәис, Кушлавыч мәктәбе укучылары Мингазова Зәлинә, Насыров Руслан һәм балалар бакчасы коллективы тапшырды. Мәхмүт абый да үзенең сыннарының икесен музейга бүләк итеп бирде. Алдагы бәйрәмнәр белән сезне дуслар, күргәзмәгә сезне дә көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев