Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язгы чакырылышта Әтнәдән 11 егет армиягә китә

Арча һәм Әтнә районнары буенча яз көне барысы 75 егет армия хезмәтенә китә, дип хәбәр итә шушы районнар буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов.

Моңа кадәр армиягә киткәннәр белән хәрби комиссариат гел элемтәдә. Аларның хезмәте, тормышы, яшәеше белән һәрдаим кызыксынып торабыз, ди ул. Хәер, монысы турында газетабызны укып баручылар хәбәрдар булырга тиеш. Хәрби комиссариат уздырган чаралар, телемостлар яки безнең егетләр хезмәт иткән частьләргәз кунакка бару турында бер генә язмадык . Киләчәктә дә язабыз, Аллаһ боерса!

Ә инде язгы чакырылышта армиягә китәчәк 75 егетнең 11е - безнекеләр, Әтнә егетләре! Исән-сау хезмәт итеп, хәрби бурычларын намус белән үтәп, биткә кызыллык китермичә әйләнеп кайтсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев