Әтнәдән Ясминур әби: Мин күргәннәрне газетага язып бетерә торган түгел, ди"
Кышлау авылында гомер кичереп, 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Ясминур әби Галәветдинова әнә шулай ди. - Мин күргәннәре сөйләп бетерә торган түгел. Әле дә үзәгемне өзәләр, - ди Ясминур әби. Әтисе 1941, абыйсы 1942 елда Бөек Ватан сугышына китәләр. Бер әнигә 6 кеше кала ала. Ә менә 1943 елда апасы...
Кышлау авылында гомер кичереп, 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Ясминур әби Галәветдинова әнә шулай ди.
- Мин күргәннәре сөйләп бетерә торган түгел. Әле дә үзәгемне өзәләр, - ди Ясминур әби.
Әтисе 1941, абыйсы 1942 елда Бөек Ватан сугышына китәләр. Бер әнигә 6 кеше кала ала. Ә менә 1943 елда апасы урынына Ясминурны Магнитогорск шәһәренә заводта эшләргә җибәрәләр. Апасы колхозда үгез җигәргә кирәгрәк була. 6 сыйныфны тәмамлаган кыз балага, 7 сыйныфка күчәргә мөмкинлек бирмиләр.
- Без ташчыларга кирпеч ташыйбыз. Аркама кирпеч асып, 260 баскычны мендем, тик төшә алмыйм. Елыйм да, елыйм. Бригадир нигә мендең дип орыша. Шуннан 260 баскычны утыра, утыра төштем. Бригадирыбыз бик әйбәт иде, миңа өч көн ял бирде, - дип сөйли әбекәй.
12-13 яшьлек балалар бу авырлыкка түзеп бетерә алмыйлар, биредән качарга булалар. Начальникпары качсагыз төрмә, дип тә кисәткән була аларга. Шулай да качып китүчеләр хакында еш ишетеп торалар. Алар да тәвәккәллиләр, Тик тотылалар. "Сез малолеткаларга 6 ел биреп булмый, дип 5 елга колониягә озаталар аларны.Биредә солдатларга киемнәр тегәләр. Сезгә статья юк, указ гына, сугыш бетүгә өегезгә кайтып китәрсез, диләр.
Нәкъ шулай була да. Иске Өҗем кызы 1954 елда кышлау авылоына килен булып төшә. Тик биредә дә рәхәт тормыш көтми аның. Үзәге өзелгән вакытлары бик күп була. Кышлау да ничә ел торса да, үзен Иске Өҗем кызы мин, дип әйтергә ярата. Иптәше Камил белән 4 бала үстерәләр. кызганычка каршы, бер уллары гүр иясе булган. Шулай ук иптәше үлгәненә дә 11 ел узган инде. \
Ясминур әбинең бүгенге көндә күзлексез газеталар укый. Хәтере яхшы, үз аягында йөреп тора. Инде аның 9 оныгы, 15 оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев