Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә Ирек Зиннуров белән Рифат Ганибаев килде

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров, инвалидларның Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республикасы рәисе Рифат Ганибаев, Дәүләт Советы депутаты халык мөрәҗәгатьләрен кабул иттеләр. Рифат Ганибаев иң элек ветераннар иҗтимагый советының оешу тарихы белән таныштырып узды. Аннары алар очрашуга килгәннәрнең гозерләрен тыңладылар. Олы Әтнә авылыннан Җәүдәт Нуриев инвалидларны реаблитациянең...

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров, инвалидларның Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республикасы рәисе Рифат Ганибаев, Дәүләт Советы депутаты халык мөрәҗәгатьләрен кабул иттеләр.

Рифат Ганибаев иң элек ветераннар иҗтимагый советының оешу тарихы белән таныштырып узды. Аннары алар очрашуга килгәннәрнең гозерләрен тыңладылар.

Олы Әтнә авылыннан Җәүдәт Нуриев инвалидларны реаблитациянең техник ысулы (памперслар) белән тәэмин итүнең соңгы өч айда бөтенләй дә булмавы турында әйтте. Шулай ук аларны алып килү, памперсларның сыйфатының бик нык начараю турында да әйтте.

Олы Бәрәзә авылыннан Илфар Хәкимуллин, күпләрне борчыган инвалидлык алу проблемалары турында да үз фикерен җиткерде. Олы Әтнә авылыннан Ринат Җиһаншин да шул ук инвалидлык алу да очраган аңлашылмаучылыклар турында әйтте. Пенсия фонды җитәкчесе Зөлфәт Галиев тә үзенг борчыган сорауларын җиткерде.

Депутатлар һәр сорау бирүчене диккать белән тыңладылар. Кайбер сорауларны урында, кайберләрен язып алдылар. Рифат Ганибаев Әтнә районында инвалидлар оешмсын булдыру тәкъдиме белән чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев