Әтнәгә кара карга килде
25нче февраль - чалт иткән аяз, кояшлы көн булуы белән куандырды. Өстәвенә, җылы... Яз исе килә.
Олы Әтнәнең элекке авыл җирлеге бинасы янында газетабызның күптәнге хәбәрчесе Наил абый Шаһиев белән очраштым. Хәл-әхвәлләрен сорагач, елмаеп куйды:
- Хәлләрем әйбәт, шулай булмый ни, әнә бит, яз җитә, - дип, бармагын "Затлы" янәшәсендәге электр баганасына төртеп күрсәтте.
Карадым һәм исем китте - багана башында кара карга утыра! "Юньләп күреп булмый әле", - дияргә өлгермәдем, язның беренче билгесе булган теге асыл кош "Менә ич мин" дипме шунда, якынгарак - газетабыз редакциясенең каен ботагына килеп кунды.
- Бик иртә түгелме әле? - дим, сораулы карашымны Наил абзыйга төбәп.
- 1-2нче мартларда килсә иртә була... ә болай, җылы яклардан кайту вакыты 7-8нче мартлар аның. Шулай булгач, монысын ни дип әйтергә дә кыенсынам... Супериртә инде бу! - дип куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев