Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә Ләбиб Лерон килде

Мыеклы, шаян абый... Олы Мәңгәр авылы китапханәсендә танылган язучы, шагыйрь, журналист Ләбиб Лерон белән очрашу булып узды. Китапханәче Гөлшат Гарифҗанова Олы Әтнә үзәк китапханәсендә эшләүче хезмәттәшләре белән берлектә әзерләнгән әлеге матур кичәдә Олы Мәңгәр балалар бакчасына йөрүче сабыйлар, мәктәпнең 1 - 6 сыйныф укучылары, укытучылар катнашты. Ләбиб Лерон исеме газета...

Мыеклы, шаян абый... Олы Мәңгәр авылы китапханәсендә танылган язучы, шагыйрь, журналист Ләбиб Лерон белән очрашу булып узды. Китапханәче Гөлшат Гарифҗанова Олы Әтнә үзәк китапханәсендә эшләүче хезмәттәшләре белән берлектә әзерләнгән әлеге матур кичәдә Олы Мәңгәр балалар бакчасына йөрүче сабыйлар, мәктәпнең 1 - 6 сыйныф укучылары, укытучылар катнашты. Ләбиб Лерон исеме газета укучыларыбызга яхшы таныш. Узган ел Әтнә сәнгать мәктәбе укучылары сәхнәләштергән "Аңгыра сарык җүләре" пьесасын районыбызның яшь тамашачылары бик яратып кабул итте. Нәни артистларыбыз Чаллы шәһәрендә узган "Если бы..." театрлар бәйгесендә нәкъ менә шушы спектакльне уйнап, беренче урынга лаек булдылар хәтта. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002), Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994) һәм Абдулла Алиш исемендәге (2000) премияләре, Муса Җәлил премиясе (2007) лауреаты очрашу барышында үзенең әсәрләре белән таныштырды, укучылар биргән күпсанлы сорауларга җавап бирде. Кунак ашы- кара-каршы дигәндәй, балалар үзләре дә җавап йөзеннән шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Әтнә сәнгать мәктәбе укучылары Радил Сабиров һәм Әдилә Хәсбиуллина зур осталык белән "Аңгыра сарык җүләре"ннән өзек уйнап күрсәтсәләр, Әдилә Хамидуллинаның автор сүзләренә язылган җырларны башкаруы ямь өстенә ямь булды. Кичәне исә Әтнә үзәк балалар китапханәчесе Рузалия Хабибуллина(дәүәни) белән Олы Әтнә мәктәбе укучысы Язилә Халикова(онык) алып бардылар. Авыл баласына чын язучы белән очрашу, билгеле инде, бик сирәк эләгә торган бәхет. Компьютер алдыннан куптарып алып булмаган, китапны бар дип тә белмәгән заман баласы күп очракта әле язучыны күреп белү түгел, еш кына исемен дә хәтерләмәскә мөмкин. Бу билгеле, рухи тәрбиянең җитеп бетмәвенең яки бөтенләй юк дәрәҗәсендә булуының бер мисалы. Әмма шуңа да карамастан, әлеге кичә барышында укучылар белән язучы арасында ниндидер күзгә күренмәс бәйләнеш барлыкка килде дип уйлыйм мин. Язучыны тыңлаганда балаларның самими елмаюлары, күзләреннән сирпелгән очкын әнә шул хакта сөйли. Аның татар халкына, милләтебезгә кагылышлы сүзләре дә сабыйларның эчкерсез күңеленә үтми калмагандыр. Кичә ахырында Ләбиб Лерон үзенең соңгы чыккан китапларының берсен үзенең автографын язып укучыларга бүләк итеп бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев