Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә пандуслар кирәк

Декабрь җитүгә күңелләр аеруча нечкәреп китә.

Сәбәбе-ел саен декабрь башында инвалидлар декадасы узу белән бәйле. Зарланып әйтүем түгел, тик җәмгыятебездә төп игътибар нәкъ менә шушы чорда күбрәк күрсәтелә кебек. Чөнки шушы декада барышында радио-телевидение, газет-журналлар сөйли, яза. Кыскасы җәмгыятебездә әле аерым игътибарга мохтаҗ кешеләр булуы турында аз сызыклана. Бу нисбәттән үзебезнең район инвалидлары зарланыр хәлдә дмәс идем, чөнки бездә инвалидларның яшәеше ел әйләнәсе күз уңында тотарга тырышалар. Ә инде декада барышында без игътибар тоеп кына калмыйча, ә ел дәвамында эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап, киләсе декадага кадәр чишелергә тиешле проблемаларны барлап, яңа бурычлар, максатлар куела. Ә чишәсе мәсьләләр әле байтак. Шундый проблемаларның иң беренчесе пандусларның булмавы, ә инде була торыпта коляскада йөрүчеләргә уңайлы итеп урнаштырылмавы җаннарны әрнетә. Кызганыч, тик күп очракта пандусларның коляскада хәрәкәт итүче инвалид белән уртак фикергә килеп тиешле таләпләргә нигезләнеп эшләнелмәве күз алдында бүген. Сыйфат өчен т үгел, ә сан өчен генә эшләнелмәсә икән ул. Республика күләмендә уңыайлы мөхит программасы эшләп килсәдә күп кенә социаль объектлар: кибет, чәчтараш-ханә, дару-ханәләргә әле һаманда сәламәт кеше ярдәменнән башка гына керермен димә. Тик даими рәвештә ярдәм итеп йөрергә бушка калган кеше юк, һәркемнең үз тормышы бит. Шуңада инвалид бер нинди авырлыксыз үзе кереп чыгып йөрерлек итеп эшлисе иде. Җаваплы җитәкчеләребез: "Районда инвалидлар барыбер кибет һәм башка социаль объектларга йөрми, шуңада пандус кую нигә кирәк...", - дия торганнардыр. Ләкин иң беренче чиратта уңайлы пандусларның булуы шарт. Ә инде йөрү йөрмәү һәркемнең үз эше. Шәхсән мин актив яшәү рәвеше алып барсамда үзәктәге күп кенә пандуслардан бина эченә узарга батырчылык итмим. Иртәгәсе көндә минем белән андый хәл булмас дип берәүдә ышанып әйтә алмый, Алла сакласын. Җәмгыятьнең бер өлешен тәшкил иткән мөмкинлеге чиклеләргә уңай шартлар тудыру таза-сау кешенең бурычы. Сер түгел, җәмгыятебез мөмкинлеге чиклеләргә йөз белән әле борыла гына башлады. Шуңада алда әле эшлисе эшләр бихисап. Ә пандуслар белән бәйлесе шуның бер өлеше генә. Максатым бу язма белән кемнедер тәнкыйтьләү түгел, ә бары тик җаваплы кешеләребезнең әлеге мәсьәлене намус һәм михербанлылык сыйфатларына тугры калып уңай хәл итүләрен сорау иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев