Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә шагыйрә килде

Шагыйрә белән очраштык Күлле Киме мәктәбендә һәм Сибгат Хәким исемендәге музейда балалар шагыйрәсе, Татар язучылары берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, республика журналистларының " Бәллүр каләм" бүләге иясе Йолдыз Әдип кызы Шәрәпова белән очрашу булып узды. Әлеге очрашуда Йолдыз апа үзенең шигъри иҗаты, тормышы белән якыннанрак таныштырып узды. Сагынганбыз...

Шагыйрә белән очраштык

Күлле Киме мәктәбендә һәм Сибгат Хәким исемендәге музейда балалар шагыйрәсе, Татар язучылары берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, республика журналистларының " Бәллүр каләм" бүләге иясе Йолдыз Әдип кызы Шәрәпова белән очрашу булып узды. Әлеге очрашуда Йолдыз апа үзенең шигъри иҗаты, тормышы белән якыннанрак таныштырып узды.

Сагынганбыз икән шул язучыларны. Күптәннән килгәннәре юк иде. Йолдыз апа гади, ачык йөзле һәм киң күңелле кеше икән. Ул үзенең шигырьләрен укыды, аларның язылу тарихлары белән таныштырып үтте.

Музейдагы очрашу исә Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы белән бәйле иде. Әлбәттә, Сибгат Хәкимнең иҗаты белән тулыландырылды. Мин үзем Йолдыз апага һәм килгән кунакларга якташ шагыйребезнең " Дуга" поэмасыннан өзек укыдым. Разведчиклар гына була торган урынга 13 гасыр башларында иҗат иткән бөек шагыйрь Кол Гали килә. Яшь сугышчыларның батырлыгына соклана, " Безнең тарих сезнең кулда", - ди. Үткәнне өйрәнергә, онытмаска чакыра.

Минем сыйныфташым Илүзә " Дүрт яран", "Куллар" шигырьләрен сөйләде. Сугышта тупасланган шагыйрь улының кул рәсеме төшкән хат ала. Шул минутта солдат бөтенләй икенче кешегә әйләнә, үзен өйдә, баласы янында итеп хис итә.

Чәнчә бармаклар микән ул,

Дип куям, бигрәк нәни.

Рәссамы инде моның дим-

Күп гомер иткән әби.

Сугыш бетүгә 70 ел узса да, бетмәс хәсрәт, кайгы, әби-бабаларыбызның күңеленә тирән эз булып салынган. Без, яшь буын да бу турыда онытмаска тиеш. Безнең моңа хакыбыз юк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев