Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин килде

Татарстан мөфтие белән бергә аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Диния нәзарәтнең рәсми вәкилләре дә бар иде.

Аларны район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов озатып йөрде. Максатлары - татарлар арасындагы төрле дини-гореф-гадәтләрне берләштерү, бердәй итү. Ә аңарчы Олы Әтнәнең Габдулла Тукай исемендәге театры бинасында ветераннарга Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыгарылган хөкүмәт медальләре тапшыруда катнашты.

Олы Әтнә мәчетенә килгән мөселман-кардәшләрнең каршына ук килеп утырды,ә үзара әңгәмә - сорау-җавап формасында барды. Мәетнең өчесен, җидесен, кырыгын һәм елын уздыру буенча да фикер алыштылар. "Бу - сөннәт түгел үзе. Әмма халкыбызның электән килгән гореф-гадәте. Уйлагыз, фикерләгез! Моннан зыян күпме, әллә файдамы?" - дип сорауга каршы сорау белән җавап бирде. Шөкер, телевидениедә аерым дини канал булдырырга уйлыйлар. Мөгаен кабельле яки спутникныкы булыр. "Азан" исемле интернет-радио эшли башлады. Болгардагы Ак мәчеттә 6 айлык уку курслары ачыла - сентябрьдән майга кадәр дәвам итәчәк. Кыскасы, мөфти җиткергән яңалыклар күп булды. Яңа гына "Рәхмәт хаты" һәм имамлык шаһәдатнамәсе алган хәзрәт әйтмешли: "Еш һәм гел күңелле яңалыклар алып килсен!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев