Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәле ике тәүлеккә хөкем ителде

Ике тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителде Юл хәрәкәте иминлеген саклаучы инспекторларның кисәтүләрен укып барасыз, ни рәвешле эшләгәнлекләрен дә күзалларга мөмкинлегегез бар. Шулай булса да, бер тырмага ике тапкыр басарга күнеккәнбез. Кеше ялгышына карап үзебезнекен төзәтә барсак, күптән бар җирдә дә иминлек булыр иде дә бит. 6 апрель көнне көндез «ОКА» машинасын...

Ике тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителде

Юл хәрәкәте иминлеген саклаучы инспекторларның кисәтүләрен укып барасыз, ни рәвешле эшләгәнлекләрен дә күзалларга мөмкинлегегез бар. Шулай булса да, бер тырмага ике тапкыр басарга күнеккәнбез. Кеше ялгышына карап үзебезнекен төзәтә барсак, күптән бар җирдә дә иминлек булыр иде дә бит.

  • 6 апрель көнне көндез "ОКА" машинасын туктаттык, руль артында утыручы йөртү хокукы бирә торган таныклыктан мәхрүм ителгән булып чыкты. Ярамаганын белсә дә, руль артына утырып чыккан. Үзенә үзе маҗара эзләп йөрүе. Шул көнне үк документлар судка кертелеп, машина йөртүче ике тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителде, машинасы "штраф- стоянкага" озатылды. Шул ук көнне төштән соң, эш дәверендә Бәрәскә ягыннан килүче, тәрәзәсе кара пленка белән капланган икенче "ОКА"ны туктаттык. Тикшерү барышында Биектау егетенең йөртү таныклыгы булмавы ачыкланды. Протокол төзелде. Штраф-15 мең сум. Машинасы шулай ук "штраф-стоянка"га озатылды, - ди ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев.

Күрәчәктер, дип тәкъдиргә сылтап булмый инде боларын. Штраф суммаларының саллы икәнлеген белә торып машина руле артына утыручыларга нәрсә дисең, инспектор әйтмешли, акчалары күптер. Әле бит "штраф-стоянка" да бушлай түгел. Терсәк бик якын да, тешләп кенә булмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев