Әтнәледән - "Аю Указы"
"Зур авыл"дан ерак тугел Караңгы бер урман бар, Бер кайгысыз борчуларсыз Яшәгән ерткыч-җанвар. Аучы халкы ерак йөргән, Монда аяк басмаган, Шүрәле, дию пәрие Карурманда калмаган! Убыр, иблис, албасты да Моннан киткәннәр күптән, Шайтан белән аҗдаһаны Җен алган төшеп күктән. Иркенләп яшәгән бер мәлдә - Бөтенләй көтмәгәндә, Кинәт яшен суккан кебек...
"Зур авыл"дан ерак тугел
Караңгы бер урман бар,
Бер кайгысыз борчуларсыз
Яшәгән ерткыч-җанвар.
Аучы халкы ерак йөргән,
Монда аяк басмаган,
Шүрәле, дию пәрие
Карурманда калмаган!
Убыр, иблис, албасты да
Моннан киткәннәр күптән,
Шайтан белән аҗдаһаны
Җен алган төшеп күктән.
Иркенләп яшәгән бер мәлдә -
Бөтенләй көтмәгәндә,
Кинәт яшен суккан кебек
Гаҗәеп бер хәл була.
Урман патшасы - аюга
Кунакка төлке килә,
Чәен ала, мәен ала (балалар өчен - "мәен" урынына - "балын" дип укы. авт.)
Ин матур тунын кия.
"Сайрый" төлке, боргалана,
Ламбада биеп ала,
Ә аюның моны күреп
Күзләре уттай яна!
"Әйдә төлке, бергә торыйк,
Син дә, мин дә бит ялгыз ,
Күчеп кил минем яныма,
Өеңне суга агыз !" .
Ә хәйләкәр Төлкениса
Үз дәрәҗәсен белә,
Алай тиз риза булырга
Ул шыр тиле түгел лә!
Әйтә төлке: "Син урманда
Берәр кызык яса", - ди,
"Аннан сиңа хатын булып
Яшәргә мин риза", - ди.
Төне буе уйлый аю,
Уйлый - башы эшләми,
Иртән китә ул аланга
Анда черки тешләми.
Башы аста, арты өстә -
Әһә ! Башта бер уй яңара,
Яңгыратып улый аю
Тапты бит! Сөбханалла !!!
Бу тавышка тиз арада
Җыелды урман халкы,
"Нәрсә сөйләр икән бу", - дип,
Бер минутка тын калды.
Соңга калган ике куян
Почмакка барып басты,
Тиен, "мине күрмәсен", - дип
Агач артына посты.
Аю ерактан башлады,
Дәрәҗә белеп кенә.
"Болай яшәп булмый җирдә,
Үзгәрик әзрәк кенә".
"Бүген урманда - "ТРЕВОГА!!!"
Бу әле - башы гына,
"Рокировка кирәк монда -
Яшәргә яхшы була!".
Әйтте аю: - "Син бүре дус
Агач башына сикер,
Ә син тиен, бүген кичкә
Зур тәкә буып китер!"
"Син арыслан бөҗәкләр тот,
Алар өстенә сикер,
Әллә бармы үзегездә
Моннан акыллы фикер!"
Тынды урман, барча халык
Телсез калды, әй Аллаһ,
Каршы гына әйтеп кара -
Әжәлең шундук таба!
Өч көн үтте - барысы ач,
Арыслан бөҗәк тотмый,
Аю өненнән килгән ис
Ашказанын кытыклый.
Бүре агачтан егылып
Арт аягын сындырды,
"Тәкә тота" торган тиен
Бөтенләйгә югалды,
Аны эзләп ана тиен
"Зур авыл"га юл алды!
Ачуланды урман халкы,
"Болай булмый, кит инде,
Чакырыйк әйдә Адәмне -
Бүлеп бирер бит инде!"
Каршы төште ябалак -
"Сез, - ди ул, - бигрәк ахмак,
Бик кирәк сез кешегә,
Җиткәндер үз эше дә!"
Озак уйлап тормады,
Үз уен әйтеп салды:
"Аю әппәс салган", - ди, ( балалар өчен: "салган" урынына - "арган" дип укырга кирәк -авт.)
"Төлкедә ул калган", -ди.
"Әгәр каршылар булмаса
Шушы матур аланда,
Дилбегәне уз кулыма
Җайлап кына мин алам -
Һәммәгезне коткарам!"
Әй шатланды җанварлар,
Бүре, тиен, куяннар,
Бу тавышка уянып
Торып чыкты бурсыклар!
Бүрекләр өскә очты
Бүре куянны кочты,
Зур шатлыкны таратырга
Күгәрчен күккә очты!
Әйтте ябалак аюга:
"Өйләнмәсәң - өйләнмә,
Булыр булмас сүзләреңне
Безгә бүтән сөйләмә!"
"Төлке апай сине йөртә
Бары үз файдасына,
Ә кирәгең беткәч әйтә -
Кит моннан, кадал сәнә!"
"Синен кебек берәү булды
Бер союзны таратты,
Үзе илдән чыгып китте -
Чит илләрне үз итте!"
"Яшәсәң - яшә безнеңчә,
Яшәмәсәң - бигайбә,
Ошамый икән урман-йорт
Үкчәңне күтәр әйдә!"
Уйга калды аю-әппәс,
Инде хәзер нишләргә,
Терсәге бик якын да бит
Мөмкин түгел тешләргә."
Аңлады аю абзыкай
Ахмактан түгел лә ул,
Төлкениса торган якка
Борылып карамый хәзер!
Моннан ары аю абзый
Указлар чыгармады,
Урман халкына башкача
Инструктаж ясамады.
Өйләнде ул шул ук айда
Матур аю кызына,
Туйда барча ерткыч-жанвар
Өч көн, өч төн тузына!
Ә ябалак - акыллы баш,
Аюга киңәш бирде :
"Төлке куян куа диеп,
Син куян кума ! "- диде!
Ә морале, иптәшкәем,
Гади генә ! Төшен син !
Башкаларны өйрәткәнче -
Җиде уйла! Бер кис син!
Җиргә сикереп төшкәнче,
" ХОП !" диеп кычкырма син !!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев