Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләр, декларация бирергә онытмыйк

Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе: "Гражданның торакны яки башка мөлкәтне арендага биргән, күчемсез яисә күчемле милекне саткан, хезмәт күрсәткән, лотерейда откан яки башка төр кеременнән салым тотылмаган булса, шулай ук эшмәкәрләр, нотариус һәм адвокатлар 2015 елның 30 апреленә кадәр үзләре килеп хисап тотарга тиешләр", - дип хәбәр итә. Бу...

Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе: "Гражданның торакны яки башка мөлкәтне арендага биргән, күчемсез яисә күчемле милекне саткан, хезмәт күрсәткән, лотерейда откан яки башка төр кеременнән салым тотылмаган булса, шулай ук эшмәкәрләр, нотариус һәм адвокатлар 2015 елның 30 апреленә кадәр үзләре килеп хисап тотарга тиешләр", - дип хәбәр итә. Бу хакта Әтнәдәге дәүләт салым инспекторы Зөлфия Маликова белән сөйләштек. - Югарыда телгә алган катлаулы җөмләне кыскача һәм аңлаешлы итеп тәрҗемә итә алмассызмы? - Хәтерлисездер, элек машина сатучыларга салым органнарыннан декларация бирергә кирәклекне хәбәр итеп хат килә иде. Хәзер андый хат килми, үзең белеп киләргә кирәк. Бу машинага гына кагылмый, теләсә-нинди милек өч елдан кимрәк срокта шәхси милкең булып торса, салым декларациясе тутырасыз - хисап тотасыз. - Хат килмәгәч, онытырга да мөмкин бит? - Кызганыч, тик бу очракта административ җаваплылыкка тартыласыз - штраф түләргә туры киләчәк. Узган елны районда андыйлар да булды. - Декларация бирәсем бар дип эштән сорап китәргә туры килә инде? - Юк, бу уңайдан ял көннәренә туры китереп, әледән-әле "Ачык ишекләр" көне уздырабыз. Элеккесе 27-28 мартларда узды. Апрель аенда да булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев