Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләр Ватан алдындагы бурычны намуслы үти

Кыюлык,батырлык,Ватан алдындагы бурыч-болар иң изге төшенчәләр булып санала.Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу-дәрәҗәле,абруйлы һөнәрләрдән саналган.Ил-көннәр тыныч булганда,егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе- ныклыкка сынауны үтү ул. 70 елга якын тыныч күк астында яшибез дисәк тә, сугышның туктап торганы юк.Әледән әле канкойгыч сугышлар башланып тора.Күпме яшь егетләр Чечня җирендә ятып...

Кыюлык,батырлык,Ватан алдындагы бурыч-болар иң изге төшенчәләр булып санала.Бик
борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу-дәрәҗәле,абруйлы һөнәрләрдән
саналган.Ил-көннәр тыныч булганда,егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе-
ныклыкка сынауны үтү ул.
70 елга якын тыныч күк астында яшибез дисәк тә, сугышның туктап торганы
юк.Әледән әле канкойгыч сугышлар башланып тора.Күпме яшь егетләр Чечня җирендә
ятып калды,җәрәхәтләр алып кайтты.Меңләгән ата-ана газиз улларын югалтты.Чечняда
хезмәт итүчеләр тыныч тормышның кадерен аңларга,дусны дошманнан аера белергә
өйрәнделәр.11 декабрьда Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Чечняда
контртеррористик операция үткәрүенә 20 ел тула.Безнең Әтнә җирлегеннән дә
Чечняда 8 егетебез хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайттылар.Шул егетләрнең берсе-
Гарипов Айдар Равил улы мәктәбебезгә укучы егетләр белән очрашуга килде.Айдар
Әтнә мәктәбендә укыды;тәртипле,абруйлы,үрнәк гаиләдә тәрбияләнеп үскән егет
ул.Әтисе Равил абый озак еллар безнең мәктәптә шофер булып эшләде.Айдарның
армиядә хезмәт срогы 1999 нчы елның ноябреннан,2001 нче елның октябрена кадәр.Ул
беренче елын Казанда хезмәт итә һәм командирлары Чечняга барырга тәкъдим ясагач,
башка иптәшләре белән Чечняга китә.Күп сөйләргә яратмый Айдар,шулай да мин
биргән сорауларга бик төгәл һәм тулы җаваплар бирде."Чечняда үлем белән күзгә-
күз очрашырга туры килдеме?"- дигән сорауга, "әйе, бер егет минага эләгеп һәлак
булды"- диде.Мәктәпнең ТИН укытучысы Нәкыйп Әлтафович Айдарның Чечнядан тагын да
ныгып,чыныгып,сынмыйча-сыгылмыйча кайтуын ассызыклап үтте."Айдар абыегызга
игътибар итегез, ул бүген дә спорт белән шөгыльләнә,боксны аеруча
ярата,теләсәгез сезне дә өйрәтергә риза"-диде.Тәрбия эшләре буенча директор
урынбасары Динә Раифовна да "бары тик армия сафларында чыныгып кайткан егетләр
генә үз максатларына ирешүчән, авырлыклар алдында югалып калмаучан,нык ихтыяр
көчле булалар,армиягә барудан курыкмаска кирәк"-диде.Айдар очрашуга
командованиесе тарафыннан үзенә тапшырылган Рәхмәт хатларын,фотографияләр дә
алып килгән иде."Мәктәпне тәмамлагач кемнәр армиядә хезмәт итәргә тели"-дигән
сорауга "мин" дип кул күтәрүчеләрнең күп булуы сөендерде әлбәттә.Илләр-еллар
тыныч булсын да егетләребез бары тик Ватан алдындагы изге бурычларын гына үтәп
кайтсыннар иде дип телисе килә.


--


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев