Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәленең сугыш чоры хатирәләре

Авыр сугыш еллары кешелек тормышында мәңге җуелмас эз калдырды.

Тормыш авырлыклары аларны никадәр сындырырга уйласа да,алар сынмадылар. Тылда хезмәт итүчеләрнең эшләренә сокланмый мөмкин түгел.

Кайнанам ,Мифтахова Кәүсәрия,(Бәрәскә авылында туган.) сугыш чоры баласы буларак, истәлекләргә бик бай. Әти сугышка киткәч, тормышның авырлыгы нык сизелде,-дип сөйли ул. Әти барында, ат белән башкарган кайбер эшләр кул хезмәтенә калды. Колхоз фермасы өчен 7км ераклыктан арба белән печән алып кайтуның кыенлыгы бер дә онытылмый. Без апай белән әнинең каршына булышырга бара идек. Үр менәргә кирәк: - Балалар, бер дә көчем калмады бит, этегез инде арттан дияр иде. Бөтен көчебезгә этәбез. Без кечкенә сыйныфта укучы балаларның никадәр генә көче булгандыр. Печәнне күбрәк итеп алып кайтсаң, 200г он, я булмаса бераз ипи бирелде.

Күл өсте бозга әйләнүгә, камыш җыярга төшәбез. Аны да кыш буена җитәрлек итеп җыярга кирәк. Озын-озын камышлар Әтнә җирендә генә. Озынраклары әйбәтрәк, әмма анда каравылчы куялар . Камышны алып кайткач, мич алдында сындырып, бармакка шырпылары кереп бетә иде. Сугыш чорында башкарылган эшләрне санап бетерерлек түгел. Урак чорында катлаулы молотилкада эшләдек. Сәнәк белән арыш көлтәсен өскә алып бирәсе бар. Саксызлык аркасындадыр,кемнеңдер сәнәге кулга кереп киткәнен дә сизмичә калдым.Ул авыртуга ничек түзгәнбездер?! Барыбер өйгә кайтып та китеп булмый.Үз-үзеңне аямыйча эшләү шулай буладыр...

Кечкенә вакыттан ук әниләргә булышып үстек. Сугыш вакытында да авылда балалар бакчасы булды. Әмма

нишләптер, анда бер дә барасы килми иде. Елый-елый әниләр белән печән җыярга барам. Шулай бервакыт Гали исемле кеше, минем һәрвакыт олыларга ияреп йөрүемне яратмыйча, кычыткан белән "кирәкне" бирде. Әни дә ул кешегә ачуланып бер сүз дә әйтмәде Авылда эшнең бетәсе юк. Мунчаны яз көне сүтеп, үзебез кирпечен әзерләп, әни мич сала иде. Ул кирпеч ясау үзе бер зур эш таләп итә иде. Көянтә-чиләк белән комны, балчыкны алып кайтып, аны су белән болгатып, кирпеч формасына китереп, киптереп эшлидер идек. Ул мич бер еллык кына булып, ягар өчен яраксызга чыга. Аннан киләсе елга сүтеп, тагы кабат чыгарырга туры килә иде. Хайван тиресен дә әрәм итмәдек. Аны аяк белән басып, коймак рәвешенә китереп, кибәр өчен кайда урын бар - шунда ябыштырып чыгабыз. Аннан кипкәч, куптарып, ягулык өчен әзерләп куябыз. Казан асларына ягар өчен әйбәт булды.

Дәүләтнең түләүләр таләп итүе кеше күңеленә бик тиде. 250л сөт, 40кг ит, 100 йомырканы үз вакытында тапшырып барырга кирәк. Түли алмасаң ай буе дежур торасың. Дежур тору да рәхәт нәрсә түгел. Йомыркаларны Әтнәгә алып барып тапшырганым булды. Әни өйдән әйтеп җибәрә: - Ватылганнарын ташлап әрәм итә күрмә. Кайткач тәбә итеп пешереп бирермен,- ди. Көз көне бәрәңге алганнан соң тамаклар тук булып китә иде. 6 шар чиләк бәрәңге уабыз. Азрак он белән ипи башы ясыйбыз. 6 чиләк уылгән бәрәңгедән 9 ипи чыга . Әни 2 капчык бәрәңгене Казанга барып сатып кайта. Аның акчасына марля, тоз, керосин алып кайта. 3ле лампаны өстәл астында гына яндырабыз. Чөнки һавада очып үтүче самолетлар яктылыкны күрмәсен өчен, шулай эшләргә кушалар иде.

Җәй көне җир җиләге яфрагын күп итеп җыеп куябыз. Агач кисмәккә салып, аны төеп, берникадәр вакыт бастырып торгач, әни казанда кайната. Ул каты чәй ролен башкарган инде. Җир җиләге яфрагы җитмәсә, чәйне чөгендерне яндырып ясый идек.

7нче сыйныфны бетергәч, фермага эшкә кердем. 20 сыер саудым. Сенажны тирән чокырдан иелеп алырга кирәк. Бер-бер чиләк 40кг га туры килә. Авырлыктан бер дә куркып тормадым. Һәр эшне җиренә җиткереп башкарганга күрә, тырышлыгымны да күрделәр, Мәскәү авыл хуҗалыгы выставкасын карарга алып бардылар .Без авыл кешесе өчен бу онытылмаслык бер хатирә булып калды.

Әтинең сугыштан исән-сау кайтуына бик куандык. Ул кайткач, эшләребез күзгә күренеп җиңеләйде. Әти ат җигеп колхозда эшләде. Ул тракторлар өчен Күәмнән горючий ташыды. Әти бу матур тормышны күреп, 87 яшендә вафат булды.

Сугыш чоры вакытлары артта калса да, һәр җиңү бәйрәме саен хатирәләр яңара икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев