Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, 3-4 сум файда калган...

Сыер урынына - кәҗә Сыер гомер-гомергә авыл кешесенең туендыручысы булган. Бүген дә аны гаиләгә бераз булса да керем чыганагы итеп күрүчеләр бар. Тик андыйлар саны елдан-ел кими бара. Соңгы елларда Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан сыер тоткан кешеләргә ярдәмне арттыргач, ул кимү туктады, 18 районда сыер саны, киресенчә, артып та киткән....

Сыер урынына - кәҗә

Сыер гомер-гомергә авыл кешесенең туендыручысы булган. Бүген дә аны гаиләгә бераз булса да керем чыганагы итеп күрүчеләр бар. Тик андыйлар саны елдан-ел кими бара.

Соңгы елларда Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан сыер тоткан кешеләргә ярдәмне арттыргач, ул кимү туктады, 18 районда сыер саны, киресенчә, артып та киткән. Ләкин бу хәл бар җирдә дә түгел. Сәбәбе билгеле. Сөткә тиешле бәя юк. Күптән түгел Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты да халыктан җыелган сөт бәясенең түбән булуына ачуын яшермәде. Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бу мәсьәләне күзәтү астына алырга кушты.

Ялкау ярлыгы тагарга җыенмыйк

Районнарда боз кузгалды дияргә була.

Әлеге киңәшмәдән соң Авыл хуҗалыгы министрлыгы берничә тапкыр урындагы түрәләрне җыеп, сөт җыю проблемасы хакында сөйләшкәннәр. Министрлык ноябрь аенда шәхси хуҗалыклардан сөтнең бер литрын 20 сумнан да очсызракка җыймаска киңәш итә. Базардагы вәзгыятьне өйрәнгәч, белгечләр әнә шундый суммага тукталган. Саннарга игътибар итсәк, алар уйландырырлык. Октябрьнең соңгы көннәрендә районнардан килгән мәгълүматлардан күренгәнчә, бер литр сөтне 21 сум 84 тиеннән җыючылар да, 14 сум 50 тиен белән чикләнүчеләр дә бар. Алексеевск белән Лениногорск районнарында бер литр сөт бәясендә аерма 7 сум да 34 тиен чыга! Республиканың 17 районында хуҗалыклардан җыелучы бер литр сөтнең 17 сумнан да ким булуы ачыкланган (бәяләрне таблицадан күрергә була). Шунысы да көендерә: узган ел әлеге районнарның барысында да диярлек (Әгерҗе, Апас, Зәй, Сарманнан кала) шәхси хуҗалыкларда сыер саны кимегән. Аеруча Буа (350 башка азайган), Мөслим (180), Минзәләдә (106) сыер асрарга теләмәүчеләр арткан. Гомумән алганда, узган ел республикада сөтлебикәләр 974 башка кимегән. Аның каравы кәҗә асраучылар саны 8 меңгә арткан.

Ә авылда ялкау халык яши дип булмый.

Сыерын аптыраганнан, сөткә бәя булмаудан бетерә кеше. Башка терлеккә өстенлек биреп карый. Әнә авыл хуҗалыгы министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов сүзләреннән аңлашылганча, авылларга, районнарга баргач, җирле халык министрлыктан төрле тәкъдимнәр кертүне сорый икән. - Шәхси хуҗалыкларга мөмкинлекләр тудырырга тырышабыз кебек. Тана сатып алучыларга - 15, нәселле булса - 20, мини ферма төзүчеләргә - 200 мең сум субсидия дә бирелә. Сыер асраучыларга ел саен 3 мең сум ярдәм оештырыла. Терлек асрарга теләүчеләр санын арттырыйк дисәк, бу эшкә сөт җыючылар да, аны кабул итүчеләр дә үз өлешләрен кертергә тиеш. Алар кулай бәя куя икән, сыер тотарга теләүчеләр тагын да артачак. Сөт бәясен район башлыклары, башкарма комитет җитәкчеләре, авыл җирлеге рәисләре гел күз уңында тотканда гына нәтиҗәсе булачак. Сәбәбе нидә? Ә бүген республикада бер литр сөтне уртача алганда 19 сумга җыялар. Сөт кабул итү пунктларында исә аның литры 17дән 24кә җитә. Нәтиҗәдә кайбер сөт җыеп тапшыручылар үз кесәләренә бер литр сөттән 3-4 сум файда калдыра. (Республика буенча алганда трейдерлар хезмәте уртача бер литр сөткә 1 сум 56 тиен чамасы.) Министрлыктан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Алабуга, Тукай, Әгерҗе, Әтнә, Апас, Биектау, Кукмара районнарында сөт җыючыларга бер литр сөттән 3-4 сум файда калган. Шул ук вакытта кайбер сөт комбинатлары да саранлык күрсәтә. Актаныш, Әлмәт, Буа, Зәй, Лениногорск, Яңа Чишмә районнары кабул итү пунктларында бәя түбән. Җыючыларның да, кабул итүчеләрнең дә комсызлыгы аркасында Баулы, Сарман, Ютазы районнарында яшәүчеләр интегә. Моны исә урыннарда тиз арада хәл итү кирәк, диләр министрлыкта. Бөтен җирдә дә хәлләр хөрти дип булмый. Бер литр сөтне октябрь аенда ук 20 сумнан да югары җыючы 8 район бар. "Балтач һәм Мамадыш районнары эшчәнлеген уңай яктан мисал итеп китерергә була, - ди министрлыкның хуҗалык итүнең кече формасын үстерү бүлеге җитәкчесе Александр Молокин.

- Балтач районында, мәсәлән, җыючыларга 1 сум тирәсе калса, Мамадышта 45 тиен генә". Җирлекләр ачыклык кертә Президентның тәнкыйтеннән соң сөт кабул итүчеләр дә бәяне күтәрә башлаган анысы. Ютазы районында да авыл халкы сөткә бәя артуын көтә. Әлеге районның Кәрәкәшле авылында аның литрын 16 сумнан җыялар. Шәхси хуҗалыгында 8 сыеры булган Әлфия Абдуллина әйтүенчә, мондый түбән бәя булганда сыер асрау табышлы түгел. "Сөт сатуның файдасын күрмибез. Шулай да хуҗалыкка аз булса да акча кертик, файдасы булмасмы дип өметләнеп асрыйбыз. Җәй айларында 130 литр тапшыра идек, хәзер 80не. Сөт җыючы белән дә сөйләштем. Шушы арада сөт заводлары бәяне үзгәртергә тиеш, алар арттыру белән без дә күтәрәчәкбез, диде. Кайбер районнарда 18-20 сумнан тапшыруларын ишеткәч, йөрәк әрни, бездә бигрәк арзан шул", - ди Әлфия. Моңа кадәр халыктан 14 сум 50 тиеннән сөт җыйган Лениногорск районында да үзгәрешләр булырга тора. Кабул итеп алу бәясен 20 сумга җиткергәннәр. Халыкка 18 сум исәбеннән түләмәкчеләр. Авыл хуҗалыгы идарәсендә әнә шулай аңлаттылар безгә. Буа районында исә министрлыкта тупланган (гәрчә алар районнар биргән мәгълүматларга таяна) саннардан бик үк риза түгелләр. "Бездә 10 көн саен бәя үзгәреп тора. Бу саннар октябрь башында иде. Ай ахырында уртача 17 сум 53 тиеннән булган. 1 ноябрьдән исә 20 сум итәргә уйлыйлар", - ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Радик Даутов. Бирсен Ходай!

Лилия Нурмөхәммәтова

http://vatantat.ru/index.php?pg=2478

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев