Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, алдан тавыш бирү участоклары ачык!

Бүген, 22 майда "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар ачыклау максатыннан бөтен Россия буенча сайлаулар уза. Татарстанда барлыгы 560 хисап участогы 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Сайлауга килгәндә исә, халык берьюлы берничә кандидат өчен тавыш бирә ала. Республикада исә кандидатлыкка кандидатлар саны - 60. Татарстанда алдан тавыш...

Бүген, 22 майда "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар ачыклау максатыннан бөтен Россия буенча сайлаулар уза.

Татарстанда барлыгы 560 хисап участогы 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Сайлауга килгәндә исә, халык берьюлы берничә кандидат өчен тавыш бирә ала.

Республикада исә кандидатлыкка кандидатлар саны - 60.

Татарстанда алдан тавыш бирүгә әзерлек эшчәнлеге аеручы югары дәрәҗәдә оештырылган булуы белән аерылып торды. Дебатлар исә депутатлыкка кандидатлыкка кандидатлар арасындагы көндәшлекнең чыннан да югары булуын ассызыклап күрсәтте. Моны алдан тавыш бирүне оештыру буенча Идел буе федераль округындагы вәкил Валерий Рязанский да билгеләп китткән иде. Аның фикеренчә, Татарстанда праймеризга әзерлек белән бәйле сорауларга зур игътибар бирелде. Иң мөһиме: бу эшчәнлек халык өчен ачык булуы белән аерылып тора. Праймериз башланганнан алып, кандидатлар халык белән барлыгы 600 дән артык очрашу уздырган. 37 дебатның 6 сын исә туры эфирдан трансляцияләнде. Чыганак: интертат.ру

Олы Әтнәдә дә сайлау участоклары иртәнге сәгать 8дән кичке 8 сәгатькә кадәр эшли. Халык үзе теләгән кандидатка тавыш бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев