Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр алданмагыз

Җирле кибетләрдә тыштан караганда Яр Чаллы КБКсы җитештергән товарга охшаган бәдрәф кәгазе сатыла башлаган. Беренче карашка «игезәкләрне» аерып та булмый икән. Әмма кулланучылар берсенең сыйфатсыз булуын әйтәләр. Ялган товар җитештерү белән бәйле мондый хәл элек тә булгалаган. Әмма шушындый ук товар җитештерелә торган шәһәргә ялган товар поставкалау бернинди кысаларга да...

Җирле кибетләрдә тыштан караганда Яр Чаллы КБКсы җитештергән товарга охшаган бәдрәф кәгазе сатыла башлаган.

Беренче карашка «игезәкләрне» аерып та булмый икән. Әмма кулланучылар берсенең сыйфатсыз булуын әйтәләр. Ялган товар җитештерү белән бәйле мондый хәл элек тә булгалаган. Әмма шушындый ук товар җитештерелә торган шәһәргә ялган товар поставкалау бернинди кысаларга да сыймый торган хәл.

Кешеләр шалтыратуы буенча комбинат контроль сатып алу ясаган һәм ике товарны бергә куеп чагыштырган. Новосибирскида җитештерелә торган ялганында «Набережная» сүзе артык икән. Тагын шунысы да бар: Яр Чаллыда җитештерелә торганының рулонында 52 метр булса, ялган товарда 40 кына. Яр Чаллыныкында уртасында тишеге бар, ялганында аны таба алмыйсың. Ялганы караңгырак төстә, сыйфаты буенча шактый калыша.

Җитештерүчегә кисәтү җибәрелгән. Компания билгеләнгән срокта туалет кәгазе поставкалауны туктатмаса, юристлар хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәчәк."Әлмәт таңнары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев