Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр алма согында помидор тозлый

Юылган помидорларның сабак төбе урынын шырпы белән тишкәләп, стерильләштерелгән банкаларга җайлап тутырыгыз. Әлеге помидорларны тозлау өчен бернинди яшел тәмләткечләр кирәкми, аларның барысын да алма согы алыштырачак. Иң элек банкадагы помидорларны ике тапкыр гади кайнар су белән( 5-10 минут тотып) пешекләп алыгыз. Ә өченче тапкырында тозлы кайнар алма согы салып капкачлагыз....

Юылган помидорларның сабак төбе урынын шырпы белән тишкәләп, стерильләштерелгән банкаларга җайлап тутырыгыз. Әлеге помидорларны тозлау өчен бернинди яшел тәмләткечләр кирәкми, аларның барысын да алма согы алыштырачак. Иң элек банкадагы помидорларны ике тапкыр гади кайнар су белән( 5-10 минут тотып) пешекләп алыгыз. Ә өченче тапкырында тозлы кайнар алма согы салып капкачлагыз. Помидорлы банкаларны суынганчы капкачлы башы белән аска әйләндереп тотыгыз. 1 л сокка 1 аш кашыгы тутырып тоз салыгыз, 3 литрлы банкага 1 литрдан артык сок кирәк булачак. Банка тулмый калган очракта кайнаган сок (тозсыз) кына салырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев