Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, арахис үстереп карагыз

Җир борчагы (арахис) үстерү серләре - бакчачыдан киңәшләр Facebook социаль челтәрендәге «Татар бакчачылары» төркемендә арахис (җир борчагы) үстерү серләренә өйрәткән пост урнаштырылды. "Интертат.ру" укучыларына да бу киңәшләр файдалы булыр дип уйлыйбыз. Пост авторы - бакчачы, татар җәмәгать эшлеклесе Азат Сәйфетдин. "Былтыр уен өчен генә арахис (җир борчагы) үстереп карадым, -...

Җир борчагы (арахис) үстерү серләре - бакчачыдан киңәшләр

Facebook социаль челтәрендәге «Татар бакчачылары» төркемендә арахис (җир борчагы) үстерү серләренә өйрәткән пост урнаштырылды. "Интертат.ру" укучыларына да бу киңәшләр файдалы булыр дип уйлыйбыз.


Пост авторы - бакчачы, татар җәмәгать эшлеклесе Азат Сәйфетдин.


"Былтыр уен өчен генә арахис (җир борчагы) үстереп карадым, - дип яза Азат. - Язын (апрель аеның ахыры булгандыр) бер стакан кабыклы арахис сатып алган идем. Бер тәлинкәгә бераз су салып, шул борчакның яртысын марляга төреп, бер төнгә калдырдым. Иртән борчак инде шытып чыккан иде".


Шытып чыккан борчакларны Азат туфрак тутырылган савытларга утырткан да, су сипкән. Майның унбишләрендә балконга чыгарырга була, майның ахырында, инде җир җылынгач, бакчага күчерәсең, ди ул.
"Җәен атнага бер тапкыр су сибә идем дә, туфрагын йомшарта идем. Ашламалар кулланмадым, әммә ашламалар кирәк булгандыр, дип уйлыйм. Фотоларда йогырт савыты (125 мл), әммә ул кечерәк булып чыкты, бераз зуррак булса әйбәтрәк", - дип киңәш бирә Азат Сәйфетдин.


Август ахырларында арахисны казып алып, ашарга була.


Җир борчагы белән янәшәдә нут борчагын да үстереп карадым, ди Азат. Борчакларны (бобовые) үстерүдә тагын бер файдасы бар икән - алар җирне азот белән баета.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев