Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, Арчада мошениклар йөри, сак булыйк!

Иртән редакциягә килүгә Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина шалтыратты. - Районда мошенниклар өлкән кешеләрне алдалый башлаганнар, - дип борчылып хәбәр итте ул. - Гыйнвар аенда пенсионерларга бирелгән 5 мең уңаеннан әби-бабайларны алдалыйлар. Янәсе ул акча 5 мең сум гына булмаган, Пенсия фонды аңа...

Иртән редакциягә килүгә Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина шалтыратты.

- Районда мошенниклар өлкән кешеләрне алдалый башлаганнар, - дип борчылып хәбәр итте ул. - Гыйнвар аенда пенсионерларга бирелгән 5 мең уңаеннан әби-бабайларны алдалыйлар. Янәсе ул акча 5 мең сум гына булмаган, Пенсия фонды аңа өстәп тагын акча бирә. Бу акчаны күчерү өчен пластик картаның номерын әйтергә кирәк. Кызганыч, алданучылар бар. Бүген иртән хәтта Сеҗедән бер әби Арчага килеп җиткән. Мошенниклар әбине Арчага алып килү өчен хәтта бушка такси җибәргәннәр. Ышанган әби. Теге мошенниклар әби белән Арчаның бер эре кибете янында банкомат янында очрашырга сүз куешкан булганннар. Әби безгә, Пенсия фондына килеп керде. Ярый әле безгә керде. Кызының хезмәт хакы ала торган пластик картасының номерын әйтеп өлгергән булган. Кичекмәстән картаны блокировкага куярга куштык. Зинһар өчен газета аша аңлата күрегез: гыйнвар аенда бирелгән 5 мең сум акчага бернинди дә акча өстәп түләнми. Безнең Пенсия фонды берәүгә дә мондый мөрәҗәгать белән шалтыратканы юк. Пластик картаның номерын берәүгә дә әйтергә ярамый. Телефон аша төрле алдау юллары белән пластик картаның номерын сорап шалтыраталар икән, моңа ышанмагыз.

Кабатлап әйтәбез, өлкән кешеме син, яшьме, пластик картаның номерын берәүгә дә әйтә күрмәгез. Акчаларыгыздан колак кагачаксыз! Мошенниклар тик ятмый, мәкерле планнарын корып торалар. Алданмагыз!

Чыганак: http://arskmedia.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев