Әтнәләр, бала вак кисәкләргә туракланган
Чаллыда су коенырга килгән баланың фаҗигале рәвештә гомере өзелгән. Якынча фаразларга караганда, 10-11 яшьлек бала "Прибрежный" бакчачылык ширкәте территориясендәге күлдә коенган. Бу вакытта эшчеләр әлеге территорияне су белән тәэмин итүче насосны ремонтлый. Шул сәбәпле насос сүндерелгән була, 60 см диаметрлы торбаның рәшәткәсе ачык кала. Әмма малай су коенганда билгесез сәбәпләр...
Чаллыда су коенырга килгән баланың фаҗигале рәвештә гомере өзелгән. Якынча фаразларга караганда, 10-11 яшьлек бала "Прибрежный" бакчачылык ширкәте территориясендәге күлдә коенган. Бу вакытта эшчеләр әлеге территорияне су белән тәэмин итүче насосны ремонтлый. Шул сәбәпле насос сүндерелгән була, 60 см диаметрлы торбаның рәшәткәсе ачык кала. Әмма малай су коенганда билгесез сәбәпләр белән насос кабызыла, нәтиҗәдә баланы су агымы белән торба үзенә тартып ала һәм ул вак кисәкләргә тураклана. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев