Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр балачак эзләрен эзлиләр...

Замана, җәмгыять бала алдына зур таләпләр куя. Хәзерге заманда бер урында тик торсаң, димәк син ике адым артта калдың дигән сүз. Һәм шундый шартларда ничек югалып калмыйча, тормышта үз урыныңны таба белерә кирәк. Монда балага ярдәмгә , иң беренче чиратта, ата-ана килә. Аларның фикере иң дөресе, иң төгәле. Шулай ук...

Замана, җәмгыять бала алдына зур таләпләр куя. Хәзерге заманда бер урында тик торсаң, димәк син ике адым артта калдың дигән сүз. Һәм шундый шартларда ничек югалып калмыйча, тормышта үз урыныңны таба белерә кирәк. Монда балага ярдәмгә , иң беренче чиратта, ата-ана килә. Аларның фикере иң дөресе, иң төгәле. Шулай ук мәктәп, укытучыларның да өлеше зур. Мәктәпне тәмамлаганда, бала дөрес һөнәри юнәлеш алып чыгарга тиеш.

Шул максаттан чыгып, Бәрәскә урта гомуми мәктәбендә соңгы 5 елда мәктәпне тәмамлап, төрле уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашу кичәсе булды. Алар студент тормышы белән таныштырдылар. Кайсы уку йортында нинди фәннәргә өстенлек бирелүе турында сөйләделәр. Укуларын тәмамлаганнан соң, нинди белгеч ияләре булачаклары һәм нинди юнәлештә эшкә урнаша алачаклары турында укучыларга мәгълүмат җиткерделәр. Сөйләшү, аралашу концерт номерлары, төрле чыгарылыш укучыларына багышланган презентация, видеоклиплар карау, кызыклы сорауларга җаваплар бирү белән аралаштырып барылды.

Шулай ук очрашуга Габдулла Тукай исемендәге Әтнә техникумында белем алучы укучыларыбыз да килгән иде. Булачак ветврач, механик һөнәрен үзләштерүче укучыларның тормышында күңелле яңалыклар күп булган. Заман таләпләренә туры килгән, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы югары бәяләгән техникумда белем алулары турында горурланып сөйләделәр алар. Хәзерге вакытта техникумда укучы 2 укучыбызның республикакүләм конкурста катнашулары билгеле булды.Техникумда сәнгать, спорт белән кызыксынучы студентларга да бөтен шартлар тудырылган. Авыл тармагы белән бәйле һөнәр үзләштерүче укучыларыбызның киләчәккә планнары зур, максатлары ачык.

Очрашу мәктәпнең укытучылар һәм укучылар командасы һәм студентлар командасы арасында волейбол ярышы белән тәмамланды. Мәктәпне, укучы, укытучыларны сагынып, очрашуга килгән студентларыбызга газета аша рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Җәмгыятьнең, авылның алга таба үсеше һәрбер чыгарылыш сыйныф укучысының тормышта үз урынын таба алуына бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев