Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр барган, сөйләгән һәм җиңгән

3 апрель көнне, Яшел Үзән шәһәренең №10 гимназиясендә, Яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара фәнни-тикшеренү укулары узды. 750гә якын эш тикшерелеп 240 лап чыгыш 14 секциядә. Мәртәбәле жюри составында бик күп танылган галимнәр һәр эшне җиз иләктән иләп нәтиҗә ясадылар. Укучыларның елдан-ел шомарганнары сизелә, эзләнү эшләренең дә сыйфаты күзгә күренеп...

3 апрель көнне, Яшел Үзән шәһәренең №10 гимназиясендә, Яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара фәнни-тикшеренү укулары узды. 750гә якын эш тикшерелеп 240 лап чыгыш 14 секциядә. Мәртәбәле жюри составында бик күп танылган галимнәр һәр эшне җиз иләктән иләп нәтиҗә ясадылар. Укучыларның елдан-ел шомарганнары сизелә, эзләнү эшләренең дә сыйфаты күзгә күренеп уңай якка үсә.

Иң сөенечлесе шул - Әтнәбездән киткән укучыларның тугызы җиңүчеләр булдылар. Аларга ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының дипломнары тапшырылды.

I урынны алучылар: Садриева Энҗе (Күәм, җитәкчесе Садриев Равил), Заидуллина Әдилә (Күлле Киме, Батршина Сания), Газимов Илнур (Күлле Киме, Сабирова Саимә), Ситтигуллина Әдилә (Иске Өҗем, Хисмәтуллин Рәшит).

II урын: Сәфәргалиева Зарина (Иске Өҗем, Шәрифҗанов Рәшит), Мостафина Регина (Олы Мәңгәр, Зарипова Айсылу), Мортазина Алия (Олы Әтнә, Закирова Әлфия).

III урын: Исмаилова Эльнара (Комургуҗа, Шәмсетдинова Клара), Закиров Әмир (Яңа Шашы, Илшат һәм Равия Закировлар).

Шулай ук түбәндәге укучылар да уңышлы чыгыш ясап мактау грамоталарына ия булдылар: Нуриева Энҗе (Күлле Киме, Газимова Рәзилә), Габидуллин Атлас (Иске Өҗем, Габдрахманова Нәзирә), Шәйдуллин Искәндәр (Күлле Киме, Галләмова Наилә), Латыйпова Динә (Күлле Киме, Паутов Марат), Сәләхова Зилә (Яңа Шашы, Илшат һәм Равия Закировлар).

"Йөргән таш шомара" дигәннәр борынгылар. 40 - 50 кеше каршында, үзләре кебек иң оста укучылар белән көндәш булып эзләнү эшләрен тәкъдим иткән укучыларыбыз үзләренә иң кирәкле сыйфатларны туплый баралар. Бу аларның киләчәк тормышларында авырлыкларны җиңел генә үтәргә, кешеләрне таный белергә, аралашу нечкәлекләренә әзерлек булып торадыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев