Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр белми калмагыз

Халыкара театр көне уңаеннан Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры үзенчәлекле акция игълан итә. 27 март көнне 24 сәгать дәвамында Камал театрының рәсми сайтында www.kamalteatr.ru 110нчы юбилей сезоны спектакльләренә билетлар 25 процент ташлама белән сатылачак, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. Камал театры директоры Илфир Якупов белдергәнчә, әлеге акция татар...

Халыкара театр көне уңаеннан Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры үзенчәлекле акция игълан итә.


27 март көнне 24 сәгать дәвамында Камал театрының рәсми сайтында www.kamalteatr.ru 110нчы юбилей сезоны спектакльләренә билетлар 25 процент ташлама белән сатылачак, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Камал театры директоры Илфир Якупов белдергәнчә, әлеге акция татар мәдәниятен, татар театрын популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

- Бүгенге катлаулы чорда без һәр тамашачының да театрга йөрергә мөмкинлеге юклыгын бик яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә төрле ташламалар тәкъдим итеп торабыз. Безнең өчен, иң беренче чиратта, электрон билетларга ташлама ясау мөһим, чөнки әле күпчелек тамашачылар Камал театрына билетларны сайт аша - бик уңайлы ысул белән сатып алу мөмкинлеге барлыгын белеп бетерми, - ди Илфир әфәнде.

Ташлама гастроль спектакльләреннән кала, Камал театрының барлык спектакльләренә дә ясала. Акция 2016 елның 27 мартында 24 сәгать дәвам итә: 00:00 сәгатьтән 23:59 сәгатькә кадәр барачак.

Билетларны ташлама белән бары тик Камал театрының рәсми сайты аша гына сатып алырга мөмкин: www.kamalteatr.ru. Ә театр кассасында билетлар үз бәясеннән сатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев