Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр белми калмагыз: метанга күчсәң, субсидия бирәләр

Хәтерлисездер, газетабыз сайтында "Газга күчсәң, түлиләр" дип язган идек. Татарстанның икътисад министрлыгы моңа ачыклык кертә.

Газомотор ягулыкка күчүчеләргә җиһазларның 15-30 % күләмендә субсидия түлиләр. Субсидияне барлык төр кулланучылар да алырга мөмкин. Шушы март аенда Татарстанның Министрлар Кабинеты белән "Газпром газомоторное топливо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте арасында килешү төзелде, нәтиҗәдә өстәмә стимул чаралары кертелә: соңгысы метанга күчү өчен юридик затларга 6-12 айга 1 %лык займ да бирә яки барлык категория кулланучыларга бушлай куллану өчен 1,5 мең куб метр метанга шәхси ягулык картасы бирә.

Татарстанда техниканы җиһазлау һәм техник күзәтү буенча аккредитация алган пунктлар (ППТО) да бар. Бу программа буенча мәгълүматларны аларда алырга мөмкин.

Шулай ук субсидияләр буенча гаризаларны "Ярдәм күрсәтү һәм Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек үзәге" ГКУга язарга була.

Тулырак мәгълүматлар Татарстанның икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев