Әтнәләр, бүген кар яуса, кыш әле...
Борынгылар октябрьдә төшкән явым-төшемгә аеруча игътибар итә торган булган. Сынамышларга ышансаң, 13 октябрь көнне кар яуса, кыш әле тиз генә килмәячәк. 18 октябрьдә каен һәм имән агачларында коелмый калган яфраклар күренсә, быел зәмһәрир кыш килә. 20 октябрь көнне коры, яхшы һава торышы хөкем сөрсә, 10 ноябрьгә кадәр матур көннәр торачак....
Борынгылар октябрьдә төшкән явым-төшемгә аеруча игътибар итә торган булган.
Сынамышларга ышансаң, 13 октябрь көнне кар яуса, кыш әле тиз генә килмәячәк. 18 октябрьдә каен һәм имән агачларында коелмый калган яфраклар күренсә, быел зәмһәрир кыш килә. 20 октябрь көнне коры, яхшы һава торышы хөкем сөрсә, 10 ноябрьгә кадәр матур көннәр торачак. 27 октябрь көнне болытлы көн күзәтелсә, яз яңгырлы булачак, дигән борынгылар.
("Ватаным Татарстан", /№ 150, 12.10.2016/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев