Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр боларны белү һичшиксез кирәк

Әтнә халкы арасында янгын вакытында кеше үлеменә китергән фаҗигаләрне булдырмау һәм янгын кур­кынычсызлыгын пропагандалау максатыннан үт­кәрелгән чараларга карамастан, районда янгын бе­лән бәйле хәл катлаулы булып тора. 2016 елның беренче ике аенда районда 150 мең сум зыян китергән 4 янгын очрагы (узган ел шул вакыт эчендә берәү дә булмаган) теркәлгән. Әлеге...

Әтнә халкы арасында янгын вакытында кеше үлеменә китергән фаҗигаләрне булдырмау һәм янгын кур­кынычсызлыгын пропагандалау максатыннан үт­кәрелгән чараларга карамастан, районда янгын бе­лән бәйле хәл катлаулы булып тора. 2016 елның беренче ике аенда районда 150 мең сум зыян китергән 4 янгын очрагы (узган ел шул вакыт эчендә берәү дә булмаган) теркәлгән. Әлеге янгыннарның төп сәбәбе - ут белән саксыз кылану, электр һәм көнкүреш җиһазларын, мич белән җылыту чыганак­ларыннан куллану кагыйдәләрен тупас рәвештә бозу. Шуның нәтиҗәсендә 3 корылмага зыян килде, 2се янып юкка чыкты.
Өегездә яки фатирыгызда янгыннан саклану кагыйдәләрен үзегез дә төгәл үтәгез, якыннарыгыз­дан да шуны таләп итегез. Электр җиһазларын кушылган килеш тәрәзә шторалары, чаршаулар, обой ябыштырылган стеналар һәм бүтән тиз кабынып китүчән предметлар янында урнаштырмагыз. Югары көчәнешле лампаларны электр яктырткыч­ларында урнаштырмагыз. Электр чыбыкларының артык көчәнеше янып китүгә китерергә мөмкин. Шулай ук электр челтәренә күп санлы токүткәргечләр тоташтыру да янгын сәбәпчесе бу­лыр­га мөмкин.
Балаларны өйдә ялгыз калдырмаска тырышыгыз. Шырпы, яндыргыч кебек ут чыганакларын алардан ераграк тотыгыз. Күзәтүсез калган балалар еш кына ут белән уйнап янгын китереп чыгаралар, үзләре дә шул фаҗига корбаннарына әйләнергә мөмкиннәр.
Мичләрегезнең төзеклеген һәрвакыт тикшереп торыгыз. Мичкә яккан вакытта саклык чаралары турында онытмагыз. Мич каршында утын, кәгазь, чүп тотмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев