Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр бәйрәм алдыннан өмәгә чыкты

Өмәгә өлкәннәр дә чыкты Сабантуй бәйрәме алдыннан Олы Мәңгәр халкы бердәм рәвештә зират өмәсенә чыкты. Әлеге өмәдә барысы 63 кеше катнашып, шуларның 18е бензочалгылар белән иде. Өмәчеләр зиратның эчендәге һәм тышындагы, барысы 10 гектарга якын җирдә үлән чапканнар. Шуның алдыннан гына авыл халкы җыелып зират әйләнәсендәге рәшәткәләрне буяп чыккан иде....

Өмәгә өлкәннәр дә чыкты Сабантуй бәйрәме алдыннан Олы Мәңгәр халкы бердәм рәвештә зират өмәсенә чыкты. Әлеге өмәдә барысы 63 кеше катнашып, шуларның 18е бензочалгылар белән иде. Өмәчеләр зиратның эчендәге һәм тышындагы, барысы 10 гектарга якын җирдә үлән чапканнар. Шуның алдыннан гына авыл халкы җыелып зират әйләнәсендәге рәшәткәләрне буяп чыккан иде. Бер километрга якын җирне буяуда 100 дән артык кеше катнашты. Яшьләр белән беррәттән 70нең теге ягындагы әби- бабайлар да бу игелекле эштән читтә калмады. Авыл советы һәм мәдәният хезмәткәрләре , ветераннар советы әгъзалары, укытучылар әлеге эшләрдә башлап йөрүчеләр булды. Шунысын да әйтергә кирәк, бу өмәләр җирле үзидарә инициативасы белән башкарылды..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев