Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр чаңгыга басты

Әнә шулай диеп бер-берсенә көч-куәт биреп шудылар "Россиянең чаңгы юллары" кысаларында чаңгыга басучылар. Гөлнар МӨХӘМӘДҖАНОВА Көне дә аяз иде. Битләрне чеметеп искән җил дә куркытмады чаңгычыларны. Олысы, кечесе шау-гөр килде. Иске Җогып авылыннан килгән пенсионер (хәер, алай дип әйтергә тел дә әйләнми) Раушан абый Садыйков әйткән: "Чаңгыда шуу сәламәтлегебез өчен...

Әнә шулай диеп бер-берсенә көч-куәт биреп шудылар "Россиянең чаңгы юллары" кысаларында чаңгыга басучылар.

Гөлнар МӨХӘМӘДҖАНОВА

Көне дә аяз иде. Битләрне чеметеп искән җил дә куркытмады чаңгычыларны. Олысы, кечесе шау-гөр килде. Иске Җогып авылыннан килгән пенсионер (хәер, алай дип әйтергә тел дә әйләнми) Раушан абый Садыйков әйткән: "Чаңгыда шуу сәламәтлегебез өчен бик файдалы, бик кирәк", - дигән сүзләрен җөпләп, биредә җиңү түгел, нәкъ менә ихтияр көчеңне җиңеп чаңгыга басу булгандыр. Өлкән яшьтә булса да, газетабызның хәбәрчесе Бәрәскә авылыннан килгән Назгөл апа Садриевага карап сокланып туя алмадым. Оялып та басарсың чаңгыга, валлаһи. Чаңгы шуучылар арасында иң өлкәне дә шул булгандыр әле. Яшен күрсәтәсем килми, күз тияр дип куркам. Башка еллардан аермалы буларак, чаңгы шуучыларның күп, араларында балаларның да булуы куандырды.

Ә җиңүчеләргә килгәндә 55 һәм дә 60 яшьтән югары хатын-кызлар белән ир-атлар арасында: Ләлә Мөхәммәтшина, Фәридә Халикова, Назгөл Садриева, Мансур Сафин, Раушан Садыйков, Мәхмүт Сәмигуллин. Яшь төркеменә карап, беренчелекне яулаучылар: Ильвира Сираҗиева, Нияз Шәмсиев (техникум укучылары), Чулпан Әхмәдуллина полиция хезмәткәре, Руслан Исмәгыйлев Бәрәскә авылы, Ирина Хамидуллин Күлле-Киме, рамил Шәңгәрәев Күшәр авылы. Җитәкчеләр арасында Клара Кадимова җәза үтәтү инспекциясе җитәкчесе һәм Ринас Сафин "Сбербанк" җитәкчесе.

Икенче урыннарда: Гөлназ Газизова, Дилүс Вәлиев (техникум укучылары), Айгөл Әскарова (Әтнә), Рамил Шайхиев (Әтнә), Миләүшә Каюмова (Чембулат), Рөстәм Хафизов (Иске Мәңгәр). Җитәкчеләр арасында Гөлшат Закирова (Район мәгариф бүлеге җитәкчесе), марат Сабирҗанов (Яңа Шашы авыл җирлеге җитәкчесе).

Өченче урыннарда: Зәлинз Зиннәтова (Мәңгәр), Рәмис Әхмәтов (Күңгәр), Лилия Шәрәфиева (Яңа Шашы), Рәдис Хәкимуллин (Бәрәскә), Римма Борханова (Күәм), Алмаз Сафиуллин (Күлле Киме).

Җитәкчеләр арасында Сөмбел Кадимова Түбән Көек урта мәктәбе директоры, Фәргатъ Мөхәммәтгалиев Түбән Көек авыл җирлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев