Әтнәләр өченче
Белем бирү учереждениеләре хезмәткәрләре арасында Кышкы спартакиаданың финал этабы Балык бистәсе районында узды. 45 муниципаль районнан килгән меңнән артык укытучы, мәктәп директоры, мәгариф бүлеге җитәкчеләре, Фән һәм мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре эстафета, тимер аякта шорт-трек, өстәл теннисы, дартс, шахмат, волейбол, турникта тартылу, "отжимание", канат тарту кебек ярышларда катнашты. Спартакиадада Татарстан республикасы...
Белем бирү учереждениеләре хезмәткәрләре арасында Кышкы спартакиаданың финал этабы Балык бистәсе районында узды. 45 муниципаль районнан килгән меңнән артык укытучы, мәктәп директоры, мәгариф бүлеге җитәкчеләре, Фән һәм мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре эстафета, тимер аякта шорт-трек, өстәл теннисы, дартс, шахмат, волейбол, турникта тартылу, "отжимание", канат тарту кебек ярышларда катнашты. Спартакиадада Татарстан республикасы Премьер министры, Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов та катнашты. Бәйгедә Әтнә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова VIP чабышта хатын-кызлар арасында өченче урынга лаек булды. Шулай ук Олы Әтнә мәктәбе укытучысы Әлфия Закирова да шахматчы хатын-кызлар арасында өченче урынны яулады. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев