Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, чистарыныйк!

Фотогаепләү Әтнәләр, чистарыныйк! Чисталык ике айлыгы дәвам итә. Һәр елны менә шулай күтәрелеп җыештырабыз. Урамнарны да, әйләнә-тирәне дә тәртипкә кертәбез. Ә юллар, авыл чите ни хәлдә икәнен беләсезме? Юлда йөрүчеләр күрә торгандыр, чагайдык, оятсызландык. Күплек санда язсам да, мондый этлекне эшләүчеләр бармак белән санарлык кынадыр. Өйдәге чүп тутырган пакет-капчыкны машинага...

Фотогаепләү Әтнәләр, чистарыныйк! Чисталык ике айлыгы дәвам итә. Һәр елны менә шулай күтәрелеп җыештырабыз. Урамнарны да, әйләнә-тирәне дә тәртипкә кертәбез. Ә юллар, авыл чите ни хәлдә икәнен беләсезме? Юлда йөрүчеләр күрә торгандыр, чагайдык, оятсызландык. Күплек санда язсам да, мондый этлекне эшләүчеләр бармак белән санарлык кынадыр. Өйдәге чүп тутырган пакет-капчыкны машинага салып алып чыгып китәсен дә, юлда барганда ыргытып калдырасың, ансат... ә намусы бармы икән бу бәндәнең. Шул машина чүп полигонына кадәр дә бара ала, югыйсә. Бу рәсемдәге чүп Кече Әтнә авылына китә торган юл чатында. Җөлбигә таба менсәң дә очратып була мондый чүпләрне. - Күәм авылы яны, Чембулат тукталышы... андагы, юлдагы чүп-чар хикмәт инде, ярый тукталышларны безнең хезмәткәрләр атнага ике тапкыр чистартып, чүбен җыеп, түгеп кайталар. Тик алар юлдагы һәр кеше ыргыткан чүпне җыючылар түгел... алар юлның төзеклеге өчен җаваплы.. - Әтнә юл оешмасы җитәкчесе Зөлфәт Хәмитов та шулай ди. Кеше булып дөньяга килгәнбез икән, шул дәрәҗәгә лаек булып яшәргә өйрәник! Ә бу чуплеккә тагын бер карагыз...оят булып китмәдеме?! Гаебем, катнашым булмаса да, мин оялдым... Сүрия МӘХМҮТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев